Түбән Кәминкәдә яшәүче Мортазиннар җыр белән дус
Түбән Кәминкә авылында яшәүче Габделәхәт Мортазинга 90 яшь тулды. Шул ук көнне бергә 68 ел гомер иткән хатыны Хәтимә әбигә дә 89 яшь булды.
-Шул яшькә җитеп тә, әти-әни исән булуы безнең өчен зур бәхет, -диләр аларның балалары.
Мондый зур юбилей уңаеннан Мортазиннар йортына кунаклар җыелды. Балалары, оныклары, туганнары кайткан, күршеләре кергән. Юбилярны котларга районнан да килделәр.
Биредә җылы мөнәсәбәтләр хөкем сөргәне өйгә килеп керү белән үк сизелеп тора. Әби-бабайга аерым игътибар-хөрмәт күрсәтүләрен тоясың.
Габделәхәт белән Хәтимә хәзер инде юкка чыккан Иншар авылында туып үсәләр, 1951 нче елны шунда гаилә коралар. Иншарда аларның балалары да туа. 1975 нче елны Мортазиннар гаиләсе Түбән Кәминкә күченә.
Гаилә башлыгы Габделәхәт абый 13 яшеннән көтү көтә, гомере буе фермада хезмәт куя, бригадир була. Хәтимә апа да колхоз эшеннән калмый, төрле эшләр башкара. Фидакарь хезмәтләре өчен алар күпсанлы мактау кәгазьләре белән бүләкләнәләр.
Бүген Габделәхәт бабай белән Хәтимә әби төпчек уллары Исмәгыйль һәм киленнәре Зөлхия белән барлык уңайлыклары да булган, иркен йортта гомер итәләр.
-Безнең әти-әни дә 30 елга якын кайната-кайнана белән яшәгәннәр. Инде без дә 27 ел бергә торабыз. Тагын шул кадәр яшәргә дә риза, - ди Зөлхия. – Әти дә, әни дә бик сабыр кешеләр. Безнең беркайчан да ишеккә йозак элгән булмады. Китсәк тә, кайтсак та, ишекләр ачык, аш пешкән иде. Балалар да әби-бабай белән үстеләр.
Килен бу сүзләрне күз яшьләре белән сөйләде. Гомумән, Мортазиннар ачык йөзле, йомшак күңелле кешеләр бугай. Теләк теләсәләр дә, җыр җырласалар да, күзләре гел яшьләнеп торды. Ә җыр дигәннән, бу гаиләдә моңсыз кеше юк ахрысы. Олы уллары Якуб абый да, кызлары Мәрьям апа да әти-әнисе хөрмәтенә матур итеп җыр башкардылар.
-Форсаттан файдаланып, мин энебез Исмәгыйльга, киленебез Зөлхияга әти-әнигә шундый хөрмәт күрсәткәннәре, безне, авылга кайтучыларны, һәрвакыт ачык йөз белән каршы алганнары өчен зур рәхмәтемне җиткерәм, -ди Мәрьям апа.
Баян белән дә “таныш” Мортазиннар. Исмәгыйль белән Зөлхиянең уллары Илгизәрнең кулыннан баян бер төшмәде. Башкалар да, юбиляр да җырга кушылдылар. Сүз дә кирәкми, матур, тату гаилә икәне шуннан да күренә. Гаҗәпләнергә урын юк икән, Габделәхәт бабай үзе җыр-моң сөюче кеше булып чыкты. Кыстатып тормады, матур итеп җырлап та күрсәтте. Мәчет карты, озак еллар азан әйткән бабайның тавышы әле бик көр.
-Аллага шөкер, матур яшәдек, -ди Габделәхәт бабай. – Хәтимә бит миңа беркайчан да иртән:”тор”, - димәде, ә “торасыңмы?”, - дип кенә эндәште.
Юбилейга Габделәхәт бабайның Казанда яшәүче бертуган әнесе Зәки абый да кайткан.
-Без бит гаиләдә тугыз бала идек, абый бишенче булып туган, -ди ул. – Аңа яшьли эшкә “җигелергә” туры килде. Безнең абый искиткеч кешелекле, ул миңа әти урынына калды, гел ярдәм итеп яшәде.
Бабай да, әби дә гел намазда булганнар, уразаны калдырганнары юк. Әле хәзер дә таяк белән йөресә дә, җомга намазына мәчеткә улыннан илттерә Габделәхәт бабай.
-Мин сезне бик яратам, - ди оныклары Илсөяр дә. – Сез миңа бик күп догалар өйрәттегез, акыллы киңәшләрегезне бирдегез. Рәхмәт яусын.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев