Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдә яшәүче Мәхмүт Җәлалетдинов Чита якларында шпал да ясаган

Түбән Кәминкә авылында гомер итүче, 90 яшен тутырган  Мәхмүт Җәлалетдиновның хәтере, күз тимәсен, бик әйбәт, ул күзлексез газеталар укый, энә күзли, колагы гына бераз сагайган.

-Әтинең хәтеренә исләр китәрлек, берәр авылдаш турында сорасаң, барын да тиз искә төшереп сөйләп бирә, аеруча даталарны яхшы хәтерли, - ди юбилярның улы Рәис.

Мәхмүт Мәслах улының юбилеенда төп йортка кунаклар күп җыелды. Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рәмзия Долгополова юбилярга Россия Президенты Владимир Путинның, район башлыгы Фердинат Дәүләтшинның котлауларын җиткерде һәм истәлек бүләге тапшырды.

Районда аны хәзерләүче (заготовитель) Мәхмүт буларак яхшы беләләр. Ул бу хезмәттә 15 ел эшли. Бу халыкның күпләп суган үстереп саткан еллары. Авылдашлары ул алып кайткан, тышында фил рәсемеле, тәмле “һинд” чәйләрен әле бүген дә искә төшерә.

Мәхмүт абый макталып эшли, йон җыярга ерак җирләргә дә чыгып китә. Якташыбыз бик үткен була, моңа рус телен яхшы белүе дә ярдәм иткәндер.

Мәхмүт абый яшь вакытта, аларның гаиләсе Читада яши. Сугыш башланыр алдыннан әтисе гаиләсен туган авылына алып кайта, ә Мәхмүт яңадан шул якларга китеп, сугыш вакытында анда эшли, балта белән каезлап, шпаллар ясый. Бу вакытта аңа 13-14 яшь була.

-Эше авыр иде, ә түләү яхшы. Туйганчы ашарга булмаса да, зурлар белән шунда хезмәт куйдым, - дип ул елларны искә ала юбиляр.

Соңрак егет туган якларына кайта, 1954 елда авылдашы Мөзәянә белән гаилә кора, биш бала үстерәләр. Кызганыч, хатынын югалтканына да 18 ел вакыт үткән. Аллага шөкер, балалары барысы да исән-саулар, 10 оныгы һәм 12 оныкчыгы бар.

10 елдан артык ул төп йортта ялгызы гына яшәгән, ә соңгы 7 елны, кыш чыгарга, улы Рәис Нурлатка алып китә.

-Төп йортыбыз ябылмаган, кыш көннәрендә дә еш кайтып торабыз. Шулай да, яз кояшы карый башлау белән авылга кайтабызмы, дияргә тотына әти, - ди Рәис абый. – Җәй көне аның белән авылда яшибез, тавыклар бар, әле тайлар да үстерә идек, быел сарыклар алырга ниятләп торабыз. Гомер буе мал белән яшәгәч, әти шулай тели. Бакчаны да буш калдырмыйбыз. Әти җиләк-җимеш агачларын кисеп, карап тора, кулына матик-кәтмән дә тоткалый әле.

Рушания Әхмадуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев