Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкәдә Мортазиннар 70 ел җырлап кына яшәгәннәр

92 яшьлек Хәтимә апа, 93 яшьлек Габделәхәт абый бергә торуларына 70 ел тулу уңаеннан көйләнгән табында бер-берләрен җыр җырлап тәбрикләделәр. Җыр, гомумән, аларның гомерлек юлдашы.

Маллар симерткән, төзүче, ферма мөдире дә булган Габделәхәт Ширияздан улын элек гел табын башына  утыртканнар, мәҗлестә башка эш кушмаганнар, син, зинһар, иртә китмә инде, табын тарала, җырла гына, дигәннәр. Маһир кеше инде ул, бүген дә яшь чактагы җырлар янына әле генә “табадан төшкән” такмакларны да кушып җибәрде, юбилейга табын көйләгән улына, килененә, башка балаларына, туганнарына да һаман шул җыр белән рәхмәтен белдерде.

Алтын саплы пәкем бар,

Аның сабын сырламыйм.

Өч көн, өч төн җырласам да,

Бер җырны ике җырламыйм.

Бу куплет та 93 яшьлек ветеран репертуарыннан.

Түбән Кәминкә ир-атларыннан иң олы кеше – Габделәхәт Мортазин шигырь дигәнеңне дә бик тиз “әвәләп куя”. Яшьтән атлар яраткач, шул малкайлар турында да җыры бар икән.

Алар Яшәүче кызы Хәтимә апа белән озак сынашып йөрмәгәннәр, “Чәчәк бәйрәме”ндә кичке уенда берничә кат күрешкәннәр дә, кавышканнар. Яшь парны, сынап карар өчен, елга аша салынган тар гына такта басмадан чыгаралар. Ансат кына үтәләр аны. Төрле башка сынаулар белән, 70 ел сизелмичә дә артта калган.

Мортазиннар башта Иншар поселогында торганнар, аннары, өйләрен дә калдырмыйча, Түбән Кәминкәгә күченгәннәр.

Бөтен эшне булдыра торган Габделәхәт абый Хәтимә апаны мактап кына тора. Элек бит колхоз эшеннән соң да “икенче смена” көтеп тора, атна саен диярлек урманга утынга барырга туры килә, башта үзеңә барасың, аннары күршеләргә булышасы.

-Андый чакта арыла, билгеле, иртән тору кыен була, - ди Габделәхәт абый. -Карчыгым, хәлемә керә, тор инде, димәде, торасыңмы, дия иде. Бергә озак, матур яшәвебезнең төп сере шулдыр: мин гел аны, ул мине тыңлады. Якын итеп, бер елны миңа санаторийга колхоз биргән путевкага ул ял итеп кайтты. Үзем ял йортларында булмадым. Күп белмәдек, икебезгә бергә 8 класс белемебез бар.

Хәтимә Шәйхетдин кызы да гел колхозда хезмәт куйган, макталып эшләгән. Әле бүген дә акрын гына йөреп тора, ишетүе генә начарайган.

Алар икесе дә, бер ел аерма белән, бер үк көнне – 15 декабрьдә туганнар. Элек бит, кая инде ул, туган көннәрне зурлап үткәрмәгәннәр дә. Андый көн барын Габделәхәт абый үзенә 43 яшь тулганда гына искә төшерә. Актанышта, салам тюкларга барган җирдә котлыйлар аны. Ә хәзер бу йортта аларның туган көннәре бер дә онытылмый, көне җиткәч, балалары, кияүләре, киленнәре әти-әниләрен котларга ашыгалар.

Нинди авыр сугыш чорында да 15 яшендә үк ураза тота ул, соңрак авыл мәчетенең хөрмәтле картына әверелә.

Туганнары аны шулай  ук якын итәләр икән.

-Абый – алтын, әти урынына калган кеше. Безне эшкә дә, тормышка да өйрәтте, - ди  инде 85 яшен тутыручы ветеран, Чирмешәндә район авыл хуҗалыгы идарәсендә баш инженер, аннары Чүпрәле районында авыл хуҗалыгы идарәсен җитәкләгән, 1967 нче елда исеме районның Мактау китабына кертелгән Минзәки абый.

 

–Без бит балалар бакчасына да йөрмәдек, әби белән бабай тәрбиясендә, догалар өйрәнеп, барын да белеп үстек, - ди юбиляр ветераннарның оныгы Илсөяр. Икенче онык – Илгизәр исә теләкләрен җыр белән ирештерде. Шуннан баянны, дөресрәге, ике баянны, кулдан төшермәделәр инде. Җырчы каенана белән каенатасының киленнәре Зөлхыя да үзләре кебек икән, сыздыра гына баянда. Иске Кадидан Зөлхыяның туганнары да күчтәнәчләр янына җыр куштылар. Юбилей үзенә күрә матур бер концертка әверелде.

Ә сүзләр тәмләнә генә бара. Яшәүчедән Хәтимә апаның сеңелесе Нәкыйбә апаны тыңладык.

-Бездән дә өлгер абый, шалтыратып, хәлебезне башта ул белешә, рәхмәт, - диде Чирмешәннән килгән кардәшләре Габбас абый Юнысов. -Туган җанлы кешеләр. Менә дигән ике ул, ике кыз үстерделәр.

Төп йортта яшәүче уллары Исмәгыйль дә әти-әнисенең бу яшькә кадәр җитүләренә бик шат, шуңа да бүгенге табынны бер авырсынмыйча көйләгәннәр, тәмле ризыклар пешергәннәр.

Абзарлары тулы мал, йортлары, йорт тирәләре ялт итеп тора Мортазиннарның.

Әле алда бу йортта бәйрәмнәр, Ходай язса, тагын булачак, быел Исмәгыйльгә – 55, Зөлхыяга – 50, гаилә коруларына 30 ел тула. Җыелырга сәбәп чыга. Аларга шунысы яхшы – бәйрәмнәргә музыкантлар чакырасы түгел, баянчылар, җырчылар да үзләрендә. Шигырь тыңлыйсың килсә, Габделәхәт бабайга гына заказ бирәсең.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Түбән Кәминкәдә Мортазиннар 70 ел җырлап кына яшиләр

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев