Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә ветераны Красноярскида да ашлык урган

Түбән Кәминкәнең иң өлкән ир-аты Гомәр Әхмәтзыя улы Сөләймановка 90 яшь тулды. Гомере буе механизатор булып эшләгән ветеран мәҗлес кунакларын үзе каршылап, үзе озатып калды, уен-көлке белән дә “сыйлады”.

Бүген юбиляр адресына бик күп мактау сүзләре әйттеләр, үткәннәрне искә төшерделәр.

-Бик чибәр, ярдәмчел кеше абый, шуңа 90 яшькә җиткән дә. Гел хәлемне белде, булышып торды, - ди Гомәр бабайның икетуган баласы, 85 яшьлек Суфия апа.

Башта ук языйк, Гомәр Сөләйманов инде бер ел чамасы Кама Аланы поселогында, анда яшәүче олы улы Әнвәр гаиләсе тәрбиясендә. Юбилейны исә туган авылында уздырырга килешкәннәр.

Алар моннан ел ярым чамасы элек вафат булган карчыгы Роза белән 65 ел (!) тату гомер иткәннәр. Шул дәвердә өч йорт салганнар. Хәзергесе 1996 нчы елгы, таза, шәп, матур да. Алты балаларының, шөкер, дүртесе исән-сау.

-Элек комбайнчы бик мактаулы, почетлы булды, - ди Гомәр бабай. -Йорт төзегәндә дә колхоздан нык булыштылар.

Сөләймановларның нигез йортында, балалары белән, киленнәре Зилә тора. Ире, Гомәр Әхмәтзыя улының төпчек уллары Фәнис белән алар, аңлашып, дистә-дистә мал асрап яшәгәннәр.

-Аның белән Чирмешәндә гомер итүче бер авылдашым аша таныштык, - ди соңрак Актаныштан Фәнискә кияүгә чыгып килгән Зилә Рамазан кызы. -Иртәрәк вафат булды шул ирем, өч балабыз туды. Бу авылда инде 34 ел, әле дә укытучы хезмәтендә. Күптән түгел туганнар белән бергә җыелып, минем 55 яшьлегемне үткәрдек. Түбән Кәминкә халкы искиткеч яхшы, булдыклы. Мин, башка район кешесе булсам да, моннан каядыр китеп яшәүне күз алдына да китермим.

Зилә ханым бүгенге юбиляр каената әтисен, мәрхүмә кайнанасын да бары мактап кына телгә алды, тату, сүзгә килешмичә генә яшәдек, диде.

Зилә Рамазан кызын да иренең туганнары бик хөрмәт итәләр икән. Кайтсак-китсәк, ачык йөз белән, мунча ягып, аш-суын хәстәрләп каршы ала, озак күрешми торсак, кунакка дәшә, туганыбыз кебек киленебез, дип мактаулары шуны раслый.

Ә теләкләр күп булды бүген.

- Әти-әни безне хезмәткә өйрәтеп үстерделәр, яхшы тәрбия бирделәр. Тавыш күтәреп орышканнарын хәтерләмибез, - диде Гомәр бабайның Минзәлә районында яшәүче олы кызлары Миңнур апа.

Казаннан кайткан Рәхимә апага әтисе – Гомәр абзый Красноярскига уракка барган җиреннән “Чайка” гармуны алып кайткан.

- Менә шул гармунда уйнарга өйрәндем, - ди Рәхимә апа. -Гомумән, без әти белән әнидән үрнәк алып яшәдек.

Мәҗлес дәвамында юбиляр Гомәр Әхмәтзыя улы элек булган күп кызыклы хәлләрне искә төшерде.

- Лашмандагы МТСта эшләгәндә бер апада квартирада тордым. Акча булган саен аңа сәдака бирәм, йөзгә кадәр яшәсәң иде, дип теләк тә телим, - диде ул. -Әйткәннәрем чынга ашты бит, ул 100 яшькә җитте. Теләгемә рәхмәт йөзеннән ул әби, кияве аша, минем үземә сәдака җибәрде.

Гомәр абзый ел саен диярлек Кемеровога, бертуган абыйларына кунакка баруларын да сагынып искә алды. Урактан соң, комбайнчыга бөртекне күп бирәләр бит, бодайның берничә капчыгын тарттырып, онны акчага әйләндереп, кунакка барырга “мая” туплап куйган ул.

Аның бишенче “Иж – Юпитер” мотоциклына да “эләкте” бүген. Әлеге транспортта, печәнгә барганда яки йомыш белән йөргәндә, бәрелеп, капланып, байтак җирен имгәткән. Ветеранның сөйләгәннәрен тыңлап китап язарлык.

Юбилее уңаеннан, Гомәр Сөләймановка районның социаль яклау бүлеге начальнигы Рушания Әхмәдуллина да тәбрикләү сүзләре әйтте, Россия Президенты һәм район башлыгы исеменнән бүләкләр тапшырды. Түбән Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Рәдиф Халиков, район башкарма комитетының аппарат җитәкчесе Илнур Җамалтдинов та ветеранга саулык, озын гомер теләделәр.

ФОТОРЕПОРТАЖ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев