Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Кәминкә килене мишәрләр кебек үткенләнгән

Аның өчен Яр Чаллыга яки Әлмәткә барып кайту берни тормый. Машинада туган ягына, Азнакай районының Тымытык авылына да, күз тимәсен, һич курыкмыйча берүзе дә чыгып китә 64 яшьлек Равилә Юнысова.

-Әгәр юл билгеләренә күз салып, кагыйдәләрне үтәп йөрсәң, сиңа беркем бәйләнми, - ди егерме ел стажлы машина йөртүче якташыбыз. -Менә миңа кагыйдә бозу турында штраф кәгазе килгәне юк. Ашыкмыйм, кызу бармыйм.

Шоферлыкка укып кына чыккан елларында, билгеле, Равилә ханым да ансат кына гаражга керә, чыга алмый. Башта самолетка утырган кебек була.

Тәҗрибә юклык инде. Үзең утырып йөртмәсәң, йөртү осталыгы ничек булсын?! Аның беренче машинасы әрҗәле УАЗ. Үзе генә чыгып китә дә, авыл тирәсендә маневрлар ясый. Аннары “Ока” “иярли”. Өч елда аңа шактый күнегә. Аны, сатып, ул чакта әле исән бер улы  ярдәме белән “Снежная королева”га утыра.

Ире тракторчы булгач, Равилә Юнысова техника тирәсендә бөтенләй хәбәрсез саналмый. Әмма юлда төрлесе килеп чыга шул. Бер елны Сарман районында АЗСта бензин салгач, машинасы сүнә дә, кабынмый.

-Затлы машинада ике ир-ат килеп туктагач, ярдәм сорадым. Болар, машинаны кабыздылар да, китеп бардылар, - дип ул вакытны искә төшерде Равилә ханым. –Аптырап калдым, нишләргә дә белмим. Ә алар, рәхмәт төшкере, кире борылып килделәр. “Апа, машинаңны сүндермичә, тизрәк кайт!” - диделәр. Аккумулятор начарайган булган.

Елховой тирәсендә көпчәк шартлап, янә ярдәм кирәкте. Запас көпчәкне ансат кына алырлык түгел, багажникта да әллә ничә капчык фураж. Бар бит игелекле бәндәләр, берәү, туктап, көпчәкне алмаштырды.

Аның хәзерге машинасы 14ле Лада. Инде 12 еллык, әмма ышанычлы техника. Автосервиска керткәч тә, машинаң нык, озакка түзәрлек, дигәннәр.

-Кышын мин дә, машина да ял итәбез, - ди Равилә Юнысова. –Техника җәйге вакытта бик кирәк, әйтик, җиләккә, кунакка барырга. Азнакай районына да еш барам, әнинең, туганнарның хәлен белеп киләм.

Якташыбыз Түбән Кәминкәгә ничек килеп төпләнгән соң? Эшкә җибәргәннәр фармацевт һөнәре алган яшь белгечне. Укыган җиреннән – Бөгелмәгә, аннан – Түбән Кәминкә участок больницасына. Ашыйсы ризыгы шунда булгандыр инде, авыл егетенә кияүгә чыккан, 36 ел буе даруханәдә эшләгән. Кызганыч, ике улы, ире вакытсыз вафат булганнар. Ә кызы, Рузиләсе, Аллага шөкер, исән-сау, гаиләле.

-Килгән мәлне мишәр телен аңламыйча йөдәсәм, хәзер мишәрләрдән дә үткенгә, тәвәккәлгә әйләндем, - дип көлә Равилә Әхсән кызы. -Бу авыл халкы бик яхшы, ярдәмчелләр, ихласлар. Аралашырга дусларым, менә дигән кода-кодагыйларым бар. Түбән Кәминкәдән каядыр китеп яшәүне күз алдына да китерә алмыйм.

Ире Минсәгыйтьнең, үзе исән чагында, туганнары 1988 нче елда салып биргән кирпеч ызбада, үзе әйтмешли, байларча, үз көенчә яши Равилә апа. Биредә 43 ел үткән дә киткән.

Күчтәнәчкә – җәймә

Равилә Юнысованы бавырсак, аеруча җәймә пешерү остасы буларак та яхшы беләләр, бу тансык ризыкларга заказлар бирәләр.

Әле менә авылда яңа амбулаторий ачкан көнгә дә телеңне йотарлык, кетердәп торган җәймәләр пешереп барган.

-Элек, үзебезнең якта бавырсак пешерергә өйрәнгән идем, ә менә бездә, сездәге сыман, җәймә пешерү юк, - ди аш-су остасы. -Түбән Кәминкәдә җәймә – дәрәҗәле ризык, табын бизәге. Аны каенанамның Яшәүчедәге сеңелесе Роза апа безгә кунакка килгәч пешереп карадык, аңардан өйрәндем.

Равилә Юнысованың җәймә пешерү рецепты мондый:

Биш данә туңган йомырка, 1,5 аш кашыгы майонез, бераз сода, тоз, он саласың да, туглыйсың, үзләнгәнче, камырны йомшак кына басасың.

Духовканы кабызып, майланган табаны нык кыздырып, шуңа камыр саласың. 8 минуттан җәймә әзер була.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев