Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайда яшәүче оста сарык йоныннан брошка ясый

Бүген кулы эш белгән кешегә нинди генә шөгыль юк! Түбән Чегодай авылында яшәүче Гүзәл Хәмидуллина хәтта йоннан да бизәнү әйберләре ясый.

Казахстанда туган Гүзәлнең әнисе дә бик оста булган, биредә киң таралган чималдан – йоннан урын-җир кирәк-яраклары ясаган.

Безнең якта йоннан, нигездә, итек- кистек басканнар. Оста куллы Гүзәл йонны пластилин белән чагыштыра һәм аңардан теләсәң нәрсә китереп чыгарып була, дип саный. Шунысын да исәпкә алырга  кирәк - йоннан ясаган әйберләр кипкәндә дүрт тапкыр кечерәя, аннан соң юешләнсә дә, утырмый икән.

-Дөрес, эше күп. Йонны юарга, киптерергә, тетәргә, тарарга кирәк, -ди якташыбыз. – Махсус җиһазларсыз да булмый, аларны  сатып алдым. Йонны буярга буяуларым  бар. Эшләнмә матур килеп чыксын өчен төсле җепләр дә кушам.

Гүзәл йоннан башмаклар гына түгел, кечкенә генә сумкалар, бизәнү әйберләре, косынкалар да ясый.

-Бу шөгылең белән кызыксынучылар, өйрәтергә сораучылар бармы? - дим әңгәмәдәшемә.

 

-Мастер – класслар да үткәрдем, кызыксынып карыйлар, ләкин бу эш белән мавыгучы юк.Байтак хезмәт таләп итә, вакыт күп кирәк, диләр, - ди оста.

Гүзәл Түбән Чегодай авыл мәдәният йортында директор булып эшли, “Тылсымлы куллар” түгәрәгендә  балаларны кул эшләренә дә өйрәтә.

- Бәйләргә яратмыйм, ә менә инде искедән берәр әйбер ясарга булса, миңа куш. Фантазияңне эшкә җиксәң, әллә нинди могҗизалар тудырырга була. Мин аеруча аксессуарларга өстенлек бирәм. Кулдан ясалган әйбер күрсәм, шуңа өйрәнәсем килә. Әйтик, пластик шешәләрдән  матур чәчәкләр килеп чыга, менә бу мультфильм геройларын – смешарикларны бәдрәф кәгазеннән ясадым. Сәйләннән дә гаҗәеп матур әйберләр “туа”. Кипкән агач ботагы яныннан да тыныч кына узып китә алмыйм, моны ничек файдаланып була икән, дип уйлыйм. Хәзер бит интернет заманасы. Шуннан да өйрәнеп була, - дип серләре белән бүлеште оста .

Нәрсәгә тотынса да, булдыра ул. Үҗәтлеге көчле. Иҗади кеше. Авыл мәдәният йорты сәхнәсен дә Гүзәл ясаган зур гөлчәчәкләр бизи. Ул аларны изолон дигән материалдан ясый икән.

-Бу эшләрне җанымны биреп, күңел рәхәтлеге алып, бик яратып эшлим, - ди ул.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев