Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Түбән Чегодайда яшәүче гаиләгә бирелгән хәйрия акчалары балаларын дәвалауга тотылачак

Хәйрия акциясе кысаларында җыелган 33 мең сум акча Камил белән Динарның дәвалануына тотылачак. Абыйлы-энеле Исламовларда – балалар церебраль параличы.

Бәла үзе генә йөрми, диләр. Шулай, күрәсең. Түбән Чегодай авылында гомер итүче Алена һәм Равил Исламовларның олы уллары Камилгә берничә ел элек шундый диагноз куелган. Аннан соң күп мәртәбә хастаханәләрдә, тернәкләндерү үзәкләрендә дәваланулар... Камилгә нибары 6 гына яшь булса да, аңа ак халатлы апаларны, абыйларны еш күрергә туры килә.

Сеңлесе Арина дөньяга килгәч, аңа ияреп үрмәләргә өйрәнде, дип искә ала малайның әти-әнисе. Хәзер 3 яшьлек кыз үзе дә апа, 2020 нче елның ноябрендә гаиләне ишәйтеп, кечкенә уллары Динар туа. Тик Алена һәм Равилгә тагын бер сынау китерә язмыш – күптән түгел Динарга да табиблар шушы диагнозны куйганнар.

- Камил белән елына дүрт тапкыр Пенза шәһәрендәге комплекслы үзәккә тернәкләнүгә йөрибез. Гыйнвар аенда Владикавказга операциягә барырга җыенабыз. Ә декабрьдә Пензага Динарны алып барырга ниятлибез, ди Алена Исламова. – Рәхмәт хәйрия фондларына, ярдәм итеп торалар. Авылыбыз мәчете дә, юлга дип, 30 мең сум акча җыеп бирде.

“Ак чәчәкләр” хәйрия акциясе кысаларында районыбыз мәктәпләрендә мәрхәмәтлелек дәресләре үтте, балалар чәчәкләр ясап, шуларны район мәдәният йортында оештырылган ярминкәдә тәкъдим иттеләр.

- Акциядә  авыл клублары, мәктәпләр актив катнашты. Районда ярдәмгә мохтаҗ гаиләләр бик күп. Җыелган акчаларны, комиссия белән киңәшеп, Исламовлар гаиләсенә тапшырырга булдык, диде район мәдәният бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Харисова.

Камил хәзер урындыкка тотынып үзе күтәрелә башлаган. Казандагы абыйлары ясап биргән махсус җайланмада да тырышып йөри. Дәвалануларның файдасын күрәбез, диләр Исламовлар. Алар киләчәккә зур өметләр белән яши.

 

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев