Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Чегодай ветераны Әминә апа комбайн штурвалы артында да утырган

    Рәхимсез сугыш еллары бер гаиләне дә читләтеп үтмәгән. Баласы да, олысы да татыган аның ачы газабын. Сугыш кимсетүләре аша узган,  авырлыкларга бирешмәгән кешеләр, кызганыч, күп калмады.

    Түбән Чегодайда гомер итүче Әминә Мөхәмәтшина быел тугызынчы дистәсен тутыра. Сугыш еллары, ачлык-ялангачлык, авыр колхоз эше – барысы да аның башыннан үткән: 12 яшеннән басуда чүп утап йөргән, аннан фермада атлар, бозаулар, дуңгызлар караган.

    - Бер кашык он өчен эшләп йөрдек. Әни аны балтырган яки кычыткан белән бергә пешереп бирә иде, - дип искә ала ул сугыш елларын.

    Әтиләрен сугышка озаткач, Әминә, олы бала буларак, туганнарына күз-колак булып тора, әнисенә булыша.

    - Әтине озатырга әни белән бергә бардык, кулымда яңа туган сеңелем. Әти сугыштан кайтканчы шул күренеш гел күз алдымда торды, дип искә ала, әйтерсең лә син һаман да күпер төбендә яшь бала күтәреп торасың дия иде, - ди Әминә Сәгыйдулла кызы.

    Реклама

    Соңрак та эшләмәгән эше калмаган Әминә апаның.  Ат белән салам ташыган, көлтә бәйләгән, комбайнда да “элдерткән” әле ул.

    - Керосин артыннан ат белән Шенталага бара идек, орлык артыннан Норлатка йөрдек. Бервакыт юлда барганда атым арыды, бармый гына, нишләтергә дә юк. Аннан авылдан иптәшем килеп, атымны тартып диярлек алып кайтты.

    Күпъеллык хезмәте өчен ул төрле медальләр белән бүләкләнгән, “Хезмәт ветераны”, “Коммунистик хезмәт ударнигы” исеменә ирешкән, мактау кәгазьләре дә шактый җыелган. 5 бала үстереп “Ана даны” медаленә дә ия булган якташыбыз.

    - Сугыш чорында, юклыкта үссәм дә, Ходай исәнлектән аермады. Больницада ятканым юк, намазны калдырмыйм. Хәзерге туклыклы, мул тормыш белән үткәннәрне чагыштырып та булмый, кирәкми дә. Дөньялар тыныч, имин булсын иде, - ди Әминә апа.

    фото: автор 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: