Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Түбән Чегодай ветераны Кисловодскины да күреп кайткан

    Комбайнчы, тракторчы булып эшләгәндә ул алган бүләкләр санап бетергесез. Ярыш алдынгысына 50 ел чамасы элек бирелгән “Рекорд” телевизоры, калын пыяла кысалы өстәл сәгате әле дә кадерле урында.

    - Элеккеге бүләкләр – дистәгә якын сәгатьнең байтагы балаларыма да эләкте, - ди Түбән Чегодайда яшәүче 89 яшьлек ветеран Гариф Ибраһимов. – Бер елны, комбайнда яхшы эшләгән өчен, Кисловодскига ук барып ял иткәнем дә һаман истә. Рәхмәт, фотомны Чирмешәндәге Мактау тактасына да куйдылар. Мактаныйм әле – медальләрем дә күп. Шунысы начар – олыгаелды, аяклар сызлый. Ә болай зарланырлык түгел дә, үз гомеремдә чынлап торып больницага бер генә барылды – сукыр эчәккә операция ясадылар.

    Гариф абзый хезмәт биографиясен шахтада “яза” башлый. Аннан соң тракторга утыра, ике “Нива” комбайнын “туздыра”.

    Шахтада булган елларын кичәге кебек хәтерли ул. 1949 нчы елны, дистәләп райондашыбыз белән бергә, аны ФЗОга, ягъни “фабрика – завод укуына” җибәрәләр. Башта берничә көнгә Бөгелмәгә, аннан – Казанга. Сугыш арты еллары, юклык, хәерчелек.

    -Бөгелмедә без моңа кадәр бер дә күрмәгән колбаса, май ашаттылар. Ул чакта авылда алабута оны гына иде. Аны әни юлга да җибәрде, янына бер сум акча куйды.

    Казанда казармага урнаштырдылар. Чирмешәннән, Кармалкадан, башка авыллардан байтак егет җыелды. Төнлә йокларга ятабыз, аяктагы чабатаны салмыйбыз, салсаң, урларга мөмкиннәр, - ди Гариф Ибраһим улы.

    Аннары алар шактый еракка, Украинага барып җитәләр, шахтага эшкә билгеләнгәннәр. Монда аш менюсы нык сыегая, күбрәк кәбестә шулпасына калалар. Егетләрнең кайберләре качып та китә. Гариф абзыйга да шулай эшләргә тәкъдим итәләр, әмма ул ашыкмый. Күреп тора бит: качып киткәннәрне юлда тотып кире монда китерәләр, кайтып җиткәннәрен суд юлында йөртәләр.

    Лашман кешесе Кыям Талипов та, аңа рәхмәт төшкере, яхшы киңәш бирә: - Түз, энем, авылга кайтып нишлисең, андагы юклыкны күреп килдең бит, - ди. – Өстеңне-башыңны рәтлә.

    Аннары шахтада забойга да төшә Гариф Ибраһимов. Кечкенә буйлы булса да, норманы арттырып үти, яхшы исәптә санала. Вакыты җиткәч, авылдан алып килгән фанера чемоданын ситса тукымалар белән тутырып, бездә ул да юк чак ләбаса, ялга кайтып килә. Бик килешле, бик матур шахтер киемен дә кияргә өлгерә. Түбән Чегодайда Ибраһимовларны шахтер улларына белешмә биргәч, салымнардан азат итәләр. Ул елларда бу бик зур йөк булган.

    Гариф бабайга күптән түгел бик күп кунак килгән – әтиләрен, бабаларын уллары һәм кызлары, оныклары туган көне белән котлаганнар. Киләсе елда “шахтер” бабайга, Ходай язса, 90 яшь булачак.

    -Хәзер тормыш рәхәт, - ди ветеран. – 14 ел элек хатыным Гайшә вафат булгач нык уңайсыз иде, инде ялгызлыкка да күнектем. Хәер, ялгыз түгел мин, балаларым ярдәмнәреннән ташламыйлар. Иптәшкә тавыклар, песиләр бар, бакчамда төрледән-төрле яшелчә, җиләк-җимеш үсә. Кечкенә генә теплицам бар. Помидорларымны күпләрдән иртә кызартам.

    Элек “Урал” мотоциклында йөргән ул. Хәзер мәчеткә, мәҗлескә җәяү дә барып йөри ала Түбән Чегодай ветераны, газеталарны күзлексез дә укый. Ашарга пешерү аның өчен мәшәкать түгел. Бакча нигъмәтләрен, кибеттә сатылучы ризыкларны газ плитәсенә куеп алу кыен түгел. Тузан суырткычын да тик тотмый икән, сүз уңаенда, анысы – балалары бүләге.

    Ветеранның бусагасыннан ук чиста, пөхтә кеше булуын тоемлыйсың. Өй эчендә дә тәртип, җыештырылган, юылган, бар да урынлы куелган.

    Күпме сөйләшеп, аңардан башкалар турында ник бер кыен, яманлау сүзе ишетим, колхоз рәисләрен дә, бригадирларны да мактап кына искә алды, авылдашларына да “бик яхшылар”, дип бәя куйды.

    фото: автор

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: