Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шундый тракторчы булганда, лашманлылар карлы кыштан курыкмыйлар

Лашман авыл җирлеге тракторында эшләүче Рашат Җиһангировка ял сирәк туры килә. Кыш көне авыл юлларын кардан чистартырга, яз-җәй юл кырыйларындагы үләннәрне чабарга, чүп-чар чыгарырга кирәк.

– Көн дә диярлек бер эш табылып тора: кемгәдер чүп төяргә арба куясың, аннан соң аны бушатып киләсең, шуннан юл тигезләргә, тагын берәрсенә нәрсәдер кайтарырга, –  ди Рашат Ядъкәр улы.  – Билгеле, кыш көне эш арта, кар яуган көннәрдә авыл эчендәге юлларны чистартып өлгер генә.

Тракторчы әйтүенчә, авыл урамнарының гомуми озынлыгы 50 километр чамасы. Рашат Җиһангиров кыш айларында көне-көне белән 100 километрдан да күбрәк ара йөреп кайта.

– Кайбер урамнарны икешәр тапкыр әйләнеп чыгарга туры килә, –  ди ул. – Караңгыдан, иртәнге сәгать 4тән – 5тән, чыгып китәм, кеше эшкә кузгалганчы, юлларны ачып куярга, дип ашыгам. Гел өлгереп тә булмый, авыл бит зур, чистарткан гына буласың, тагын кар каплап китә.

Бу көннәрдә дә уңган механизаторның эше күп, ул авылдашларының бакчаларын сукалап йөри, моны ул үз трактор белән башкара.

– Рашат авыл җирлеге тракторын инде дүрт ел йөртә. Бик уңган, булдыклы кеше. Эшен дә җиренә җиткереп эшли, авылдашларның аңа дәгъва белдергәннәре юк, –  ди Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев