Сосновкадан Прокопьевлар гаиләсе “Без бергә” фестиваленең финалында чыгыш ясаячак
«Без бергә» халык иҗаты Республика балалар сәнгать фестиваленең зона этабында Чирмешән районы тәкъдим иткән халык-гамәли иҗаты күргәзмәсе югары бәя алып, фестивальнең финалына чакырылган.
Район мәгариф бүлеге начальнигы вазыйфаларын башкаручы Флера Рәхимҗанова әйтүенчә, Зәйдә узган әлеге чарада безнең районнан 100 гә якын кеше катнашкан. Бәйгедә төрле номинацияләрдә укучылар гына түгел, ә гаиләләр дә чыгыш ясаган. Әйтик, Сосновка авылыннан Прокопьевлар “Гаилә гореф-гадәтләре” номинациясендә балчыктан ясалган кул эшләнмәләре күрсәткәннәр, частушкалар башкарганнар. Алар фестивальнең финалына да барачаклар.
Финалистларның тулы исемлеге фестивальнең зона этаплары тәмамлангач билгеле була.
Ләйләгөл Мохсинова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев