Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновкада яшәүче балта остасы Захар Прокофьев 150 сыерчык оясы ясаган

Район газетасының 1983 елда чыккан санында шундый хәбәр дә басылган. Инде мәрхүм якташыбыз, гомумән, агач эше остасы була.

1983 елда газетада мактап язылган Захар Прокофьев агач эшенә бик оста булган.

-Яшь вакытта, әти белән бергә, без дә сыерчык оялары ясадык, - ди останың улы Петр. –Урманчылыкта эшләгәч, аларга план да бирәләр иде.

Бөек Ватан сугышы ветераны Захар Петрович Прокофьев, гомумән, агачтан җиһазлар, ишекләр, тәрәзә рамнары да ясаган, аңа колхоздан, авылдашларыннан заказлар бик күп булган.

–Аның уңайлы, җыйнак, матур да кайбер җиһазларын әле дә саклыйбыз, - ди Петр Прокофьев. –Әтинең мастерскоенда нинди генә эш коралы юк иде. Без хәзер Ульяновкада яшибез, монда йорт төзедек, әмма Сосновкадагы нигезне дә ташламыйбыз, анда кайтып-китеп торабыз. Без алты бала үстек.

Петрның әтисе агач эшләнмәләр ясап танылса, улы тимергә өстенлек бирә. Аның шәхси предприятиесенә  үзебезнең районнан гына түгел, тирә-күршеләр дә заказ бирә. Ябыштыралар, бөгәләр, буйыйлар, урнаштырып та куялар. Эшләреннән зарланучы, дәгъва белдерүче юк.

Петр Захарович остаханәсендә үзләре исәбенә ясап, махсус хәрби операция зонасында катнашучыларга кырыкка якын тимер мич тә озатканнар. Җыйнак, чыдам, уңайлы ул мичләрне бүген дә, кыш көннәрендә  дә рәхәтләнеп файдаланалардыр.

-Якын көннәрдә, заказлардан тыш, хәрбиләргә янә байтак мич һәм башка кирәк-ярак ясый башлыйбыз, - ди игелекле, дистәгә якын кешене эшле итүче, бик күп чараларның иганәчесе.

Сүз уңаеннан. Эшкуар Петр Прокофьев район газетасына язылучылар арасында уйнатуга приз итеп, былтыргы сыман, мангал ясап бирде.

-Бездән бүләк булсын, газетаны яратып укыйбыз, - диде ул.

Кадыйр Гомәров фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев