Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сосновка кызы Мәскәүдә Җиңү парадында да катнашкан

Якташыбыз Ольга Дютина белән туган авылында бик горурланалар, ул бит Россия Президенты янәшәсендә басып торган, диләр.

Чыннан да, Ольга Владимировна волонтерларның быел Сочида узган Халыкара форумында Владимир Путинның чыгышын тыңлаган, хәтта ил җитәкчесе янәшәсендә фоторәсемгә төшкән.

Казанда В.Г.Тимирясов исемендәге инновация университетын тәмамлаган, бүген ветераннар (инвалидлар) республика иҗтимагый оешмасында  эшләүче якташыбыз - оештыру-идарә эше буенча сектор хезмәткәре Сочидагы форумга волонтер буларак барган.

“Россия иреклеләре” конкурсында Татарстан кызы Инесса Клюкина “Ел волонтеры” булып танылды. Бу, сүз дә юк, якташыбыз Ольга кебек актив, булдыклы волонтерларның да уңышы.

Ел волонтерын да белә икән Ольга, Инесса белән “Волга” яшьләр форумында танышканнар.

Сочидагы форумда якташыбыз эшлекле программаны караган, башка актив волонтерлар белән аралашкан, алар тәҗрибәсен өйрәнгән.

Ольга Дютина волонтерлык хәрәкәтенә 2015 елда, Әлмәттә укыганда ук кушылып китә, бик күп проектларда катнаша. Әйтик, ул “Милләтләр ярминкәсе” иреклеләр проектын тормышка ашыруга грант откан, Татарстан Республикасының “Ел волонтеры – 2016” номинациясендә студентлар премиясенә лаек булган, бу уңышын 2017 елда да кабатлаган. Аны 2010 елда ил башкаласына – Мәскәүгә  Җиңү Парадына да чакырганнар, Сосновка кызы Кызыл мәйданда Бөек Ватан сугышы ветераннары янәшәсендә трибунада утырган.

Башка кайбер волонтерлар белән бергә, ул фронтовикларның тормыш юлын өйрәнә, төрле мәйданчыкларда, форумнарда оештыручы, эксперт буларак катнаша. Гомумән, җәмәгать эше киң кырлы. “Буыннар элемтәсе” федераль проектының төбәк җитәкчесе постында аңа Бөек Ватан сугышы ветераннарына кагылышлы бик күп проектларны гамәлгә ашыру буенча даими шөгыльләнергә туры килә. Билгеле, үзе генә түгел, команда белән эшлиләр.

Ольга Дютина, команда белән бергә, үзенең “Сугыш аша үткән үгет-нәсыйхәт” авторлык, республика проектын тормышка ашырган. Аны бер ел эшләгәннәр. “Россия иреклесе – 2019” Бөтенроссия конкурсы кысаларында күптән түгел Ростовта, экспертлар каршында, шушы проектны яклаган. Нәтиҗәдә ул проект финалга узган һәм “Киләчәккә ышанычлылар” номинациясендә икенче урын яулап, Сочида быел, 2-5 декабрьдә узган Халыкара форумда 1 миллион сум күләмендә грант откан. Алдарак язылганча, әлеге чарада Россия Президенты Владимир Путин да катнашкан. Ольга Владимировна әйтүенчә, проектның төп максаты Бөек Ватан сугышы кешеләре һәм вакыйгалары турында хәтерне саклау проблемасына, иҗади якын килү юлы аша, яшьләр игътибарын җәлеп итү.

Кызганыч, сугыш ветераннары көннән-көн азая, яшьләр алар турында аз белә.

-Мине гел аңлаулары, яхшы тәрбия биргәннәре, җаваплы, гадел, игелекле итеп үстергәннәре, ышаныч күрсәтүләре, булышып торулары өчен, әти-әнигә, Ульяновка мәктәбе укытучыларына, остазларыма бик зур рәхмәт, - ди Ольга Дютина. -Кая гына барсам да, кайда гына торсам да, мин кече ватанымны – туган авылым Сосновканы онытмыйм.

22 яшьлек Ольганың шулай ансат кына кеше арасына кереп китүенә, яңа идеяләр белән мавыгуына гаҗәпләнәсе түгел. Әти-әнисе бик уңган, тәвәккәл кешеләр икән. Үз проектларын ясап, бик зур йорт салып куйганнар. Урамнан ук ишек алдына түбә эшләгәннәр, подвалда ук яңа мунча өлгертәләр.

-Күпчелек төзелеш эшләрен үзе башкарды, мин булыштым гына дип, - оста куллы ирен мактап та алды Людмила Владимировна.

Элеккеге өйләре урынында, уңайлы абзар корып, анда 3 баш ат, 1 сыер, 7 баш үгез асрыйлар Дютиннар. Шулкадәр малны карау өчен, билгеле, нык уңганлык, вакыт та кирәк.

Владимир Николаевич инде 15 ел нефть тармагында, моңа кадәр колхозда, фермада эшләгән. Людмила Владимировна – элеккеге сыер савучы.

Дютиннар ике кыз үстергәннәр: берсе Чирмешәндә тора, ике балалары бар икән, Ольга исә, алда язылганча, “зур кеше” – Президентлар янында гына күренә.

-Кызыбызны телевизордан да күрдек. Президент катнашындагы чараны күрсәтәчәкләре турында алдан ук хәбәр иткән иде, - ди әнисе Людмила Владимировна. -Сочига барасы хакында да белдек.

 

-Минем эзләрдән йөри Ольга. -Сочида ике ел армия хезмәтендә булдым, - дип елмая әтисе Владимир Николаевич. -Моңа кадәр Мәскәүгә дә барды.

 

-Бу хәлгә ничек сөенгәнне белсәгез икән?! – ди Владимирның бертуган абыйсы Александр. -Аның өчен бөтен Сосновкабыз белән, без бигрәк тә, горурланабыз.

Фото: Кадыйр Гомәров, Ольга Дютина, Михаил Метцель

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев