Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Сибгатуллиннар 61 ел бергә

Алар – ике шахтер Кемерово өлкәсендә, Прокопьевскида эшләгәндә танышалар. Бер ел торганнан соң, Минәхмәт абый Сибгатуллин Наҗия апаны Бәркәтәгә алып кайта.

Яшь гаилә 1963 елны яңа өйгә күченә. Ялга кайткан чагында Минәхмәт абый материаллар әзерләп калдырырга өлгерә, әтисе бура эшләтә. Җиде ел шахтада тузан йоткан, 300 метр тирәнлектә терәк баганалар утырткан крепильщик колхозга эшкә урнаша. “Шушма” хуҗалыгының гөрләп торган чагы. Якташыбызны, Казанда курсларда укытып, машина белән газ баллоннары ташырга билгелиләр. Минәхмәт Сибгатуллин 12 ел газ тармагында эшли, шуннан пенсиягә чыга.

-“Лениногорскгаз”дан әле дә гел булышып торалар, - ди 88 яшьлек ветеран. –Аллаһыга шөкер, тормыштан зарланмыйбыз, кибеткә барсаң, ни телисең, шуны саталар. Сугышлар гына булмасын.

Башкортостан кызы, 86 яшьтьге Наҗия апа Бәркәтәдә инде үз кеше. Алтмыш ел биредә яши ул, мондагы тормыш рәвешенә, бу авыл кешеләренә дә ияләшкән.

-Баштарак, чит җир бит, авыррак булды, - ди шахта ветераны, чөгендер игү остасы. Аларның өйләрендә мендәр тышларына, тәрәзә пәрдәләренә кадәр бизәкле, чигүле. Яшьрәк чакта, кулыннан энә, төсле җеп төшмәгән хуҗабикәнең.

Кызганыч, cоңгы биш-алты елда Наҗия Хәкимулла кызы таяк белән йөри, урамда егылып, бот сөяген авырттырган булган. Шөкер, кухняда әле дә ул хуҗа, Минәхмәт абый карчыгына булышып кына тора.

-Чәйне еш эчәбез, ярый әле телевизор бар, - дип көлә Минәхмәт ага. –Эч пошса, тавыкларны карап керәм, җәйге вакытта бакчада шөгыль табам. Элек икешәр сыер асрадык, иренмәдек. Хәзер олыгайдык шул, мәчеткә дә җомга намазына гына баргалыйм.

Сибгатуллиннар – оптимистлар, яшисе килеп яшибез, диләр. Агач ызбаларын бик матур тышлаттырып куйганнар, хәтта тәрәзә йөзлекләрен дә заказ биреп ясатканнар.

Бар да бар, тик тату гаиләдә балалар тавышы сирәк ишетелә. Аларның үз балалары юк, алай да туган-тумача еш килә: хәл беләләр, күчтәнәчләр калдырып китәләр. Сибгатуллиннар бик кунакчыл әби һәм бабай. Моны Тузик исемле көчек тә яхшы белә. Аны берничә айлык чагында Наҗия әби ишек төпләрендә күреп алган, хәзер ул ишегалдында төп хуҗа, биш яшьлек булган, тәмле ризык ашап нык көрәйгән.

Шахтада чыныккан бу пар Бәркәтәнең дә озын гомерле булуын тели. Эч пошарлык: тирә-күршедә буш йортлар бик күп, яшьләр читкә китә, алар кебекләр дә санаулы гына. Шөкер, алар әле икәү, бер-берсен кадерләп, бер-берсенә юл куеп, авыр сүзләр әйтешмичә, сабыр гына яшиләр. Олы кешегә тагын ни кирәк?!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев