Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Шешминкада яшәүче ветеран бәлки татар киявен дә татарчага өйрәтер

Аның белән мине Лашман авылында яшәүче Миндар абый Борһанов таныштырды.

Шешминкалы Александр Севастьяновны танышлары “урыс татары”, дип йөртәләр. Александр Митрофанович үзе дә бу хакта горурланып, кызык итеп сөйли.

-Мин мәктәпкә укырга барганда русча бик начар белә идем, ә менә мордвача һәм татарча рәхәтләнеп аралаштым. Биш яшькә кадәр мин мордвача гына сөйләшкәнмен. Моның сәбәбе, безнең гаиләнең Мордва Афонькәсендә яшәве, – дип истәлекләре белән уртаклашты әңгәмәдәшем. – Әти белән әни Югары Кармалка авылыннан. Әтине Мордва Афонькәсенә урманчы итеп җибәрәләр, гаилә шунда яшәгәндә мин мордвача өйрәндем, дөрес хәзер инде онытыла башлады. Татарчага Чумачкада якынайдым.

1961 елда Севастьяновлар шушы татар авылында урнашалар. Урманчыларга шулай гаиләләре белән күченеп йөрергә туры килгән. Биш яшьлек Саша урамда малайлар белән уйнаганда татарчага өйрәнә. Чумачкада 10 ел яшиләр. Башта аның сөйләшүеннән көлсәләр дә, малай берничә елда шатырдатып татарча сөйли башлый. Аннары Саша Шешминка мәктәбендә белем ала.

-70 нче елларда Чумачкадан 60лап бала Шешминкага йөреп укыдык, – ди Александр Митрофанович. – Чумачкада дусларым бик күп, мине анда һәр йортта беләләр, балачагым узган авылга барсам, рәхәтләнеп татарча сөйләшәм. Яшьтән өйрәнгән тел, гел кулланып та торгач, онытылмый.

Александр Севастьяновның Лашман, Бәркәтә, Чирмешән авылларында да татар дуслары күп. Гомере буе машина руле борган шоферга Лашмандагы РТСта еш булырга туры килә. Миндар Борһанов белән шунда танышып, гомерлек дусларга әвереләләр дә инде алар. Татарча бик матур итеп сөйләшүче рус егетен бик тиз үз итәләр биредәге абзыйлар.  Салих һәм Сәгыйть абыйлар (мәрхүмнәр) белән дә ярдәмләшеп эшлиләр.

-Тел белү бер вакытта да артык булмый, ул миңа тормышымда гел ярдәм итте. Кешегә үз телендә мөрәҗәгать итсәң, сиңа мөнәсәбәт бөтенләй башкача, – ди Александр Митрофанович.

Дөрестән дә шулай, минем русча биргән сорауларыма татарчалап җавап ишеткәч, күңелле булып китте.

Әңгәмәдәшемнең бер кияве дә татар икән. – Кияү белән татарча сөйләшәсезме соң дигән сорауга: “Юк, ул шәһәр малае, русча гына аралашабыз, аның татарчасы начаррак,” – диде.

-Александр Митрофанович, бәлки татар киявегезне дә татарчага өйрәтерсез әле, – дип елмайдым мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев