Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Марсель Хәйруллин кебек оптимист булырга кирәк

Кайгы агач башыннан түгел, кеше башыннан йөри, диләр. Бу дөрестән дә шулай. Сау-сәламәт килеш эшкә чыгып киткән Туймәт егете Марсель Хәйруллин бәхетсезлек очрагына юлыга – башы имгәнә.

1991 ел. 14 яшьлек яшүсмер башка яшьтәшләре белән колхозда салам тарттыруда эшләп йөри. Яңа уку елы башланырга да санаулы гына көннәр калган. Тракторчы егет  техниканы көйләгәндә малайларның булышуларын сорый. Шул вакыт тракторның бер детале очып китә һәм Марсельнең маңгаена бәрелә.  Авыл фельдшер-акушерлык пунктына алып барганда ул үз аңында була, ә менә Чирмешән больницасында ятканын, Казанга алып киткәннәрен белми.

-Өч айда ике операция кичердем, өченче төркем инвалидлык бирделәр. Ярты еллап мәктәптә дә укый алмадым, 9 нчы – чыгарылыш класс бит, - ди Марсель. - Шулай да имтиханнарны уңышлы тапшырдым.

Башы еш авыртып йөдәтсә дә, Марсель 11 классны  тәмамлагач Чирмешәндәге һөнәр училищесында  бухгалтер  һөнәре үзләштерә, шоферлыкка да укый. Яшь егет эшкә дә урнаша, шул вакытта ничектер   төшенкелеккә бирелеп ала.

-Әйе, шундый көннәрем булды, кызлар, егетләр дә миннән читләште, - ди әңгәмәдәшем. - Бу хәлдән чыгарга әнием ярдәм итте, аның сүзләре  йөрәгемә барып җитте. Бәхеткә, үз парымны да очраттым. Чирмешән кызы Илүсә белән тормыш коруыбызга инде 10 ел була. Улыбыз Муса быел 1 нче класска укырга керде. Бала туу  яшәргә көч бирде,  үземдә җаваплылык артуын сиздем. Улымны ир-ат эшләренә өйрәтеп үстерәм, кичләрен бергәләп шахмат, шашка да уйныйбыз.

Марсель икенче группа инвалид,  больницада дәваланып тора, минем аның белән очрашу да шул вакытка туры килде.

Алар Туймәттә үз йортлары белән яшиләр. Марсель бер кемнең дә ярдәменә өметләнми, үз гаиләсен үзе карап тора, йорттагы ир-ат эшен үзе башкара. Әле сезон вакытында авыл фермерларына кыр эшләрендә дә булышырга өлгерә. Бу ярдәме өчен аңа мал азыгы бирәләр. Анысы да кирәк, хуҗалыклары бәләкәй түгел, сарыклар, кәҗәләр асрыйлар, тавыклары да бар, элегрәк куяннар  да тотканнар. Озын колакларны кабат үрчетергә  ниятли Марсель.

Аңарда яшәү дәрте ташып тора, җәйгә күпләп үрдәкләр алып үстерү теләге дә бар. Өйләренә янкорма ясарга да ниятли.

-Марсельгә нинди генә йомыш белән мөрәҗәгать итсәң дә ул кире какмый, һәрвакыт, һәркемгә ярдәмгә әзер, ачык күңелле кеше, - ди район инвалидлар җәмгыяте рәисе Мәдинә Талипова. - Районда без оештырган чараларда актив катнаша, балаларны новус, джакколо кебек өстәл уеннарына өйрәтә.

Физик мөмкинлекләре чикле кешеләр дә үз тормышларын  күпләр сокланырлык итеп алып бара ала, моңа теләк  һәм яшәү дәрте генә кирәк. Марсель кебекләр күпләргә үрнәк.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев