Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Николай Михайлович ат урынына тачка алган

Алар эшсез тормыйлар, Николай Михайлович дуңгызлар симертә, Александра Васильевна бу көннәрдә бакчадан керми дә диярлек.

Электән шулай – гомер буе сыер, бозау, дуңгыз асраганнар.

-Атсыз да тормадык, - ди Николай Михайлович. – Аны күптән түгел генә саттым. Хәзер әнә резина көпчәкле тачка белән йөрим, менә тавыкларга кычыткан җыярга барышым.

Ветеран озак еллар колхоз фермасында, трактор бригадасында да эшләгән, хатыны да фермада хезмәт куйган, чөгендер үстергән. Майоровлар – җиде бала әти-әнисе, ике кызлары Лагеркада ук.

-Тормыш начар түгел, газ, су, электр бар, - ди Николай Михайлович. – Әле яңгырлар да булды, бәрәңгесез калмабыз. Кызганыч, элек гөрләп торган колхоз гына бетте. Үзебез дә олыгайдык. Ярый, тагын килегез, мин кычытканга киттем.

Без Лагеркадан кузгалганда, ветеран чишмә буенда тавыкларына кычыткан җыеп куйган иде инде.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев