Безнең Чирмешән
  • Рус Тат
  • Ул абыйсының иң элек исән булуын телидер

    -Космоска ук очарга хыялланмыйм, әмма планнарым бар, - ди Ивашкинода яшәүче Виталий Никонов. –Абзарны төзеп бетергәч, азык кухнясы ясарга тотынам. Мунчабыз да искерде, гаражны да капкалы итәсе бар.

    Аннан бер генә яшькә кечерәк Алексей исә абыйсының иң элек исән булуын телидер. Бала чагыннан сау түгел Алексей, башкалар дип, ул гел Виталий абыйсы тәрбиясендә. Алар ике квартиралы зур йортның бер ягында икәү генә яшиләр. Берсе – 33, икенчесе 32 яшьтә.

    Кызганыч, Никоновлар бик иртә үз көннәрен үзләре күреп гомер итәләр. 14 ел элек, 45 яшендә, әниләре, 5 ел элек, 57 яшендә, әтиләре вафат булган. Ярый әле авылда балаларына яңа йорт төзеп калдырганнар. Дүрт балаларының икесе инде тормышлы, әмма энеләренә булышып, хәл белеп торалар икән.

    -Мәктәптә укыганда, авариягә очрап, үзем дә нык имгәндем, әллә ничә операция кичердем, - ди Виталий. –Училищеда эретеп ябыштыручылыкка укыдым. Хәзер күбесенчә Алексей янында. Башта дистәгә якын дуңгызлар асрасам, быел өч үгез дә симертәм. Печән, фураж, салам хәстәрләдем, кабак та уңып үсте.

    Виталий энесен төрле санаторийларга да озата барган, кирәк чакта, больницага да ул йөртә. Үзенең автомашинасы бар, инде дүртенчесе, 14ле маркалы. Моңа кадәр өч “Ока” туздырган.

    -Районнан хәлебезне белешеп торалар, туганнар, рәхмәт, авылдашлар да бездә еш булалар, хәтта бүләкләр белән киләләр, - ди Виталий Анатольевич Никонов.

    Алексей оста шахматчы да бит әле, районкүләм ярышларда, инвалидлар катнашында узучы чараларда еш катнаша, призлы урыннар яулый.

    -Шахматта ул миннән күпкә оста, - дип энесен мактап куйды Виталий. –Интернетта да уйнап, төрле комбинацияләрне өйрәнә.

    Виталийның исә гел телевизор, компьютер каршында утырырга вакыты юк: иртүк торып маллар карыйсы, ашарга әзерлисе, энесенә булышасы. Көн дә шул мәшәкатьләр. Хатын-кыз кулы җитмәсә дә, өйләре җыештырылган. Бирешми, тормыш сынауларын җиңеп яши ул, оптимист кеше.

    -Аңлыйм, мин иң элек энемә кирәк, - ди Виталий.

    Чирмешән кибетләре янында, авылларда тәмәке төпчеге эзләнеп, төртелеп йөрүче, ике кулына бер эш таба алмаучы, кем әйтмешли, үгез егып суярлык ир-атларга менә кемнәр үрнәк. Юк инде, ачлы-туклы, теләнеп йөреп яшәүдән башканы белмиләр андыйлар. Кайвакыт жәл дә булып куя үзләрен, адәм балалары кемнеңдер газизләре бит: кайсы өйләнеп аерылган, кайсылары гаилә дә корып карамаган, бер ишесе олы әти-әнисе пенсиясен көтеп яши. Алар да – әти-әниләре дә вафат булса өйләрендә бөтенләй тәртип калмый инде. Як-якка карыйк әле, бар, күп андыйлар – юкка чыкканнар, плансыз, хыялсыз яшәүчеләр. Тормышмы инде бу?!

    фото: автор

    Нравится
    Поделиться:
    Комментарии (0)
    Осталось символов: