Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лотфуллиннар үзләре дә сөтсез чәй эчмиләр

Алардан кеше бер дә өзелми диярлек. Моны  ишек төбеннән үк, коридорларында рәт-рәт тезеп куелган, кухняларында урын алган буш һәм сөт белән тулы банкалардан да чамаларга мөмкин.

-Көн саен бездән утызар килограмм сөт алалар, - ди Гүзәлия Лотфуллина. -Каймакка, эремчек, корт ясарга кайвакыт калмый да. Үзебезнекеләр дә сөтсез чәй эчмиләр, өстәлгә гел сөт ризыклары куябыз.

Лотфуллиннарның куе, тәмле, озак торса да бозылмаучы сөтләрен хәтта Казанга, Яр Чаллыга да алып китәләр.

Аппаратлары булса да, Гүзәлия Мисбах кызы сыерларын кул белән сава, аппарат резинасы һәм тимер тәме сөттә дә беленә, ди ул.

Бүген аларда өч сыер. Барысы да үзләре үстергән маллар. Исемнәре дә бар, әле нинди! “Собчак” исемлесе сөтле, акыллы да. “Марта” һәм “Йолдыз” да сөтне күп бирәләр. Тәмле  ашаталар шул үзләрен дә. Ә урамннан кереп ияләшкән бер песигә исем тапмаганнар әле. Ул да үзләренеке кебек инде, ияләшкән, сыерлар янында аңа бик рәхәт, хуҗалары савылган сөтне иң элек аңа салып куялар.

Сыер дигәннән, бер елны алар Чирмешәндә берәүдән бозау сатып алганнар. Өстенә, салкыннан ышыклап материал капланган хуҗасы үгез бозау дип саткан яшь малкайны машинадан төшергәч, имчәкләрен күргәч, бераз аптырап калалар. Моңа алай исләре китми, “үгез бозау”, үсә-үсә, менә дигән, күп сөтле сыерга әйләнә. Бу хакта кызык итеп сөйләделәр Лашманның мал асраучы осталары.

-Кышкылыкка 100 төргәк салам кайтарып өйдек, аны эш өчен бирделәр, печәнне чапкыч белән чаптым, - ди Лашмандагы бер фермерда машина йөртүче Алмаз Лотфуллин. -Ел буена 12 тонналап фураж бетә. Аны гел пешереп бирәбез, сыерлар салам белән фураж бутап салынган азыкны да ялт иттереп куялар.

 

-Азык булса, мал карауның бер кыенлыгын да юк, - ди Гүзәлия. -Без хайваннарны, алар янындагы эшне яратып башкарабыз.

Лотфуллиннар абзарында өч сыерга, зур һәм кечкенә биш бозауга да урын җитә. Алар иркендә, берсе дә чылбырга куелмаган. Сыерларын җәйге вакытта да көтүгә кумыйлар, аларны озатып, каршылап мәшәкатьләнмиләр. Хәер, маллары алдыннан азык өзелми.

Сүз уңаеннан, быел алар күршеләре бакчасында кабакны күп үстергәннәр, бер КамАЗ әрҗәсе уңыш җыйганнар. Салкыннарга кадәр, ул туклыклы кабаклар маллар авызына кергән дә.

Бу ай азакларында Лотфуллиннарның тагын бер үгезләре суярлык булып өлгерә. Аның итенә заказ бар да. Аларның үз клиентлары. Малны ашыгып чалмыйлар, әүвәл клиентлары белән килешәләр. Әнә бер елны бер-бер артлы диярлек ике үгезләрен суйгач, итләрен тиз генә урнаштыра алмаганнар. Шунысы да ансат хәзер – итләрен ботлата килеш алалар, шуңа күрә ваклап-турап җәфаланасы түгел.

-Элегрәк суелган үгездән 4 центнердан күбрәк ит чыкты, - ди Алмаз Гали улы. –Ә болай уртача 2 центнер ярым ит була.

Аларның әрдәнә-әрдәнә итеп өелгән утын пүләннәренә дә күз төште. Өч КамАЗ ук кайтарылган элеге каен утыны запасына урын бар – малларга азыкны пешереп кенә бирәләр бит, торбалары сузылган, инде документлары әзер булса да, мунчаларын газ челтәренә тоташтырмыйлар, утын күп бит.

Лотфуллиннар Лашманда егерме ел элек салынган кирпеч йортта яшиләр. Аны төзегәндә ул чактагы колхоз бик булышкан.

-Элек бит, мин колхоз системасын һич яманламыйм, эше дә, хакы да булды, колхозга да, анда эшләүчегә дә бар да җитте, - ди “Октябрьнең 50 еллыгы” колхозында гына түгел, районда да алдынгы машина йөртүче Алмаз Лотфуллин. –Колхоз шоферлары арасында, яшермим, ул чакта иң күп хезмәт хакын мин алдым, эш күләме дә башкаларныкыннан артыграк иде. 17 ел бер КамАЗ йөрттем. Әле дә истә, эш арасында, төштән соң китәбез дә, кичкә Яр Чаллыдан кирпеч төяп кайтабыз. Ерак җирләргә еш бардык. Колхоз дигәннән, өйләнешкәч, идарә безгә карават бүләк итте. Яхшы бүләк булды ул, хөрмәт билгесе.

...Эшкә уңган, бер ул, бер кыз үстергән Лотфуллиннар беркемнән ярдәм көтмиләр, бер зарланмыйлар. Оптимистлар алар. Буш вакытлары юк, озак сөйләшмәдек.  Алмаз Гали улын зур, дәрәҗәле шәхес исемен йөртүче “Собчак” янында фотога да төшердем. Күңелләре булсын...

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев