Лашманда Минсәгыйть Шакиров каберенә чәчәкләр куярга күп дуслары килде
Районда элеккеге район башлыгы, ТР Муниципаль берәмлекләр Советын да җитәкләгән Минсәгыйть Шакировны искә алу чарасы узды.
1948 нче елда туган Минсәгыйть Закир улының гүр иясе булуына ике ел узган. Якташыбыз 2023 елның 15 гыйнварында 75 яшендә арабыздан китте.
Район үзәгендәге кафеда көйләнгән табынга мәрхүмнең авылдашлары, хезмәттәшләре, бергә эшләгән чордашлары чакырылган иде.
Чарага килгән “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин һәм Минсәгыйть Шакировның дуслары, төрле елларда күрше районнарны җитәкләгән яки җитәкләүче шәхесләр әүвәл якташыбызның Лашман авылы зиратындагы каберенә чәчәкләр куйдылар. Кунаклар шушы авылда Минсәгыйть Шакиров исемен йөртүче урта мәктәпне карап чыгарга да вакыт тапты. Сүз уңаеннан әйтик, 150 укучы белем алучы әлеге белем йортында былтыр зур капиталь ремонт эшләре башкарылды, юллары ремонтланды.
-Моның өчен республика җитәкчелегенә бик зур рәхмәт. Бу Минсәгыйть Закир улының район өчен куйган биниһая зур хезмәтләренә хөрмәт билгесе дә, - диде район башлыгы Рамил Айбатов.
-Минсәгыйть Закирович районда гына түгел, республика күләмендә дә уникаль шәхес иде. Әле дә хәтерлим, күп еллар элек республиканың Авыл хуҗалыгы министрлыгында эшләгәндә сезнең районга килдем. Минсәгыйть Закировичның тәрәзәсеннән ындыр табагы, ферма бинасы күренеп тора иде. Чирмешәннең гади бер авыл икәнлеге истә калган. Ә хәзер карагыз, Чирмешән – республикада иң матур, төзек район үзәкләренең берсе. Минсәгыйть Закирович моның өчен бик тырышты. “ТР муниципаль берәмлекләре Советы” Ассоциациясенең бүгенге абруенда да – сезнең якташыгызның роле зур, - диде Әгъзам Гобәйдуллин.
Бу көнне күпләр Минсәгыйть Шакировны матур хатирәләр белән искә алды. Казаннан кайткан якташыбыз Нәгыйм Мортазин (Туймәт) болай диде:
-Минсәгыйть Закировичның арабызда булмавына ышана торган түгел, ул менә хәзер яныбызга килеп чыгар сыман. Мин аны теләсә кем белән уртак тел таба белүче, принципиаль, тырыш, таләпчән җитәкче, гел беренче булырга тырышучы шәхес итеп искә алам. Эшен җиренә җиткереп, бик нык, төптән уйлап эш йөртүче иде. Аның өчен Чирмешән белән Казан арасы “чүп” кенә, район өчен ни дә булса юлларга, табарга булса, ул моны башкаладагы теләсә нинди кабинетка кереп хәл итәргә тырыша иде.
Лениногорск районының элеккеге җитәкчесе Исхак Садриев, Яңа Чишмә районы башлыгы Вячеслав Козлов, Казандагы күршесе Анатолий Самаренкин һәм башкалар якташыбызны җылы сүзләр белән искә алдылар.
Белешмә:
Минсәгыйть Закир улы Шакиров
-1948 елда Лашман авылында туган;
-Казан авыл хуҗалыгы институтында һәм Саратов югары партия мәктәбендә укыган;
-1968-1978 елларда Шешминка машина-мелиарация станциясе баш инженеры, ПМК-17 начальнигы;
-1978-1988 – Чирмешән һәм Яңа Чишмә районнарында җирле һәм партия органнарында җаваплы постлар били;
-1988-2010 елларда – Чирмешән районы җитәкчесе;
-2010 елдан 2017 елга кадәр республика Муниципаль берәмлекләр Советы рәисе булып эшләде.
Минсәгыйть Шакиров – Дуслык, Почет орденнары иясе, “Казанның 1000 еллыгы”, “За доблестный труд”, “ТАССР төзелүгә 100 ел” РФ Президентының Мактау грамотасы һәм ТРның Президенты Рәхмәте белән бүләкләнгән. ТР Атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре.
фОТОРЕПОРТАЖ
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев