Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче укытучы – ветеранның 90 яшьлегенә 90 роза бүләк иттеләр

Лашман авылында яшәүче Һәдия Абдулла кызы Билалова ишле гаиләдә дөньяга килгән.

- Минем бүген берничә бәйрәм бергә туры килде. Иртән үк юбилей һәм Өлкәннәр көне белән котлыйлар, ә берничә көннән Укытучылар көне дә билгеләнә, - дип каршы алды Һәдия апа үзен котларга килгән кунакларны.

Бәйрәм булгач, билгеле, мәртәбәле кунаклар бүләкләрне дә күп алып килгәннәр. Район җитәкчесе Рамил Айбатов юбилярга Россия Президентының котлау открыткасын һәм үз исеменнән бүләкләр тапшырды, котлау сүзләре ирештерде. Башкарма комитет  җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Самат Хәйруллин, Лашман авыл җирлеге башлыгы Рәвхать Фәттахов та буш кул белән килмәгәннәр. Мәктәп коллективы да элеккеге хезмәтәшләрен онытмый, иртән үк котлап киткәннәр.

Һәдия апаны балалары да бик зурлаганнар, вазага гына сыймагач, чиләккә дә , аңа бүләккә чәчәк бәйләмнәре куйганнар, берсендә 90 роза, икенчесендә 100гә якын чәчәк исәпләнә. Өстәл түрен “90 яшь” дип язылган торт бизәп тора.

Аңа “әби” дип эндәшергә тел әйләнмәде. 90 яшенә карамастан, ул әле бик матур күренә. Орчык гәүдәле, хәрәкәтчән, бик зиһенле юбиляр сәясәт һәм спорт белән кызыксына, газета – журналлар укый, Корьән китабын да кулына еш ала, намазны калдырмый.

Чистай районында туган кыз мәктәпне тәмамлагач, Казан дәүләт укытучылар институтына укырга керә.

- Бала чактан ук укытучы булырга хыялландым. Олы апам да шул институтта һөнәр үзләштерде, - дип искә алды Һәдия апа. – Әти әүвәл каршы булды, ләкин теләгемнең никадәр көчле икәнен күреп, укырга җибәрде.

Яшь белгечне, физика-математика укытучысын, Аксубай районының Кыязлы авылына эшкә билгелиләр.

Якты Тау белән ара ерак түгел. Кызлар, егетләр бер авылдан икенче авылга кунакка йөрешәләр, очрашалар, кавышалар. Һәдиянең дә иптәш кызы Якты Тау егетенә гашыйк була.

- Якты Тауга туйга бардык. Шунда булачак каенатам минем күреп, “без менә шул кызны үзебезнең Тәүфыйкка алабыз”, - дигән булган. Шулай булды да, Тәүфыйк белән 1955 нче елны гаилә кордык, - дип дәвам итте сүзен әңгәмәдәшем. – Ул агроном иде, ә миңа авылда эш урыны булмады, шуңа да без Казанга күчеп китәргә ниятләдек. Тәүфыйк алдан китеп, заводка эшкә урнашты, ләкин бераздан аны кире районга кайтардылар. Авыл хуҗалыгы белгечләренә ихтыяҗ зур иде. Без Лашманга барып урнаштык, баштан фатирдан фатирга күчеп йөрдек, аннан соң инде менә шул урында үзебезгә йорт салдык.

Билаловлар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр: Гүзәл, Миләүшә, Фаиз, Диана – һөнәрле кешеләр. Миләүшә белән Фаиз әниләренең юлын сайлыйлар, укытучы һөнәрен үзләштерәләр. Һәдия апа 8 онык, 10 оныкчык өчен яраткан әби.

- 35 ел балаларга белем бирдем. Элек бит бала күп иде. Берничә параллель, сыйныф иде, кайберләрендә укучылар саны 40 ук җитте, - диде укытучы ветеран. – Әмма бүген дә: “Әгәр дә яңабаштан һөнәр сайларга мөмкинлек булса, кем булыр идегез?”- дип сорасагыз, һич уйламыйча да укытучы эшен сайлар идем.

 

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

19

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев