Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманнан Зәйнәп Нурәхмәтова юбилеена җиләк җыйган

Зәйнәп әбинең 90 яшьлек юбилеена килгән кунаклар ул үзе җыйган җир җиләге вареньесыннан да авыз иттеләр.

-Зур апа, җиләк вакыты җитә башлау белән, “мине дә урманга җиләккә алып барыгыз”, - дия башлый, ул җиләк җыярга бик ярата, - ди Зәйнәп әбинең энесенең кызы Рамилә Кәримова. –Аны үз итеп “зур апа” дип эндәшәбез. Ул безне карап үстереште, әле бүген дә төпле киңәшләре белән ярдәм итә.

Лашман авылында гомер итүче Зәйнәп Нурәхмәтовага Россия Президенты һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлау хатлары, истәлек бүләге тапшырдылар һәм изге теләкләр җиткерделәр.

Зәйнәп әбинең балалык еллары авыр сугыш чорына туры килә. Әтиләре сугышның беренче айларында ук фронтка китә, аның берничә генә хаты килә. Шулай итеп әниләре биш бала белән тол кала, иң олы бала - Зәйнәпкә ул вакытта 10 яшь була. Якташыбыз шуннан колхоз эшенә керешә инде, утау да утый, башак та җыя, бераз үскәч торф чыгарырга да алып китәләр. Юбиляр гомере буе колхозда эшли, фермада сыер да сава, чөгендер дә үстерә.

Зәйнәп Нурәхмәт кызы тормышка чыкмый, төп йортта энесе Минзакир, киленнәре Наилә белән гомер итәләр. Ул әле бүген дә йортның хуҗасы, барлык эшләрне киңәшеп башкаралар. Якташыбыз 90 яшендә дә тик торырга яратмый, бакчада чүп тә утый, башка эшләрдә дә булышырга тырыша.

Юбиляр бүген дә күзлексез газеталар укый, дөнья хәлләре белән танышып барырга ярата.

фото: Рушания Әхмәдуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев