Лашманда яшәүче юбиляр юбилей мәҗлесен кичектергән
90 яшен тутырган ветеран юбилей мәҗлесен кичектерде.
-Оренбургтан, Әлмәттән, Түбән Камадан да, туганнарымның балалары безгә кайтырга планлаган иделәр. Яман чир арага керде, - ди Зәйтүнә Хәсәнша кызы. -Исәнлек кирәк, бер җыелырбыз әле. Нишләтәсең, үземнең балаларым булмады, рәхмәт, кардәшләрем бер дә ташламыйлар, хәлемне белеп торалар. Юбилеем белән дә котладылар.
Зәйтүнә апа 90 ел гомеренең яртысын Саклыкта, яртысын Лашманда үткәргән. Икесен дә якын итә.
-Апа Саклык авылында туганнардан иң өлкәне, - ди апасының оныгы Рәфыйк Госманов. -Бик уңган кеше. Нык, таза, көчле, эшчән дә Хәммәдиевлар нәселеннән бит ул. Әтисе Хәсәнша, әнисе Шәмсенавар 1928 нче елда, биш балалары белән, Кармыштан яңа поселокка - Саклыкка күченәләр. Авыр, болганчык еллар. Совет власте әле ныгып та җитмәгән, күмәкләшү чоры.
Сугыш башланганда унбер генә яшьлек Зәйтүнә урак та ура, фермада да эшли, тракторга да утыра.
-Әле бик яшь чагымда, үзебезнең үгезне җигеп, көлтә ташыдым. Көндез дә, төнлә дә эшлибез. Бервакыт, төнге сменада шулкадәр арылган, арбада йоклап киткәнмен. Җигелгән үгез үзенә таныш тыкрык юлыннан кайтып, йорт каршында туктаган. Мине әти чыгып алды, - ди соңрак эше белән мактаулыга әверелгән, хәтта 1969 нчы елда Мәскәүдә, колхозчыларның өченче Бөтенсоюз съездында катнашкан Зәйтүнә Хәммәдиева. Башкалада аларга бик күп бүләкләр биргәннәр. Аннан кайткан бер күн портфель әле дә эшкә яраклы.
Ветеран белән озак сөйләшеп утырдык. Сүз әледән-әле аның туган, элек торган җире Саклыкка борылды. Якын бит, шундагы зиратта әти-әнисе җирләнгән.
-Поселок халкы бик уңган иде. Фермада эре мал, хәтта тавыклар да асрадылар. Бер елны, озын канау ерып, Шушма елгасыннан суны эчкәрәк бордылар да, шунда ике ташлы тегермән куйдылар, - ди ветеран. -Бозаулар караганым да истә. Үгез җигәргә дирбия юк, ә ул кайчак тыңламый гына бит, шундый вакытта, моңа хәзер дә гаҗәпләнеп куям, үгезнең колагын тешлим, тиеш җиргә барыбер алып барам.
Саклыклыларны чиста сулы да итә әле Хәсәнша кызы. Шушмадан су алырга төшкәч, бер урыннан челтерәп су акканын ишетеп ала. Тирәнрәк казып караса, аннан чип-чиста су бөркелә. Аннары байтак халык самавыр суын шуннан, Зәйтүнә чишмәсеннән генә ташыган.
Поселок халкы бердәмлеге белән аерылып тора. Бик күп сарык, казлар асраучы хәлле гаилә башлыгы Ногман байны, фәрманга каршы төшеп, кулаклыкта гаепләнеп сөрелүдән алып калганнар.
...Утызлап йортлы Саклыкның соңгы көннәре. Киләчәге өметсез поселок халкы, бар мөлкәтен төяп, йортларын калдырып, кайсы-кая таралыша. Өйләрне сүтәләр. Үзләренеке искерәк булгач, Зәйтүнә апаларныкын утынга гына алганнар. Апаларының нараттан яңа гына эшләнгән буралы өйләрен күчергәндә бик жәл тоела. 1978 нче ел бу. Нәкъ шул вакытта Зәйтүнә апаны Лашманда ялгыз яшәүче берәүгә хатынлыкка димлиләр. Уйланып, сайланып торасы юк, риза була Зәйтүнә. Минзакир Миңлебаев белән утыз елдан күбрәк гомер итәләр. Ул да мактаулы кеше, тракторчы булып эшли. Моннан тугыз ел элек вафат.
Зәйтүнә Хәммәдиева Лашманда ашханәдә аш пешергән, колхозда эшләгән. Малларны да күп асраганнар. Тик бүген ветеран ике песие – Акбай белән Алабайны гына иркәли. Йортына күз-колак булырга, үзе кечкенә, әмма “зур” исемле Бароны бар. Әбине кайвакыт туган якларына, Кармышка мәҗлесләргә дә чакыргалыйлар, алып китәләр, китереп куялар. Шунда кардәшләрен күреп, аралашып, кайта. Ялгыз кешегә анысы да тансык бит.
-Элек төшенкелеккә бирелми идем, быел ничектер ямансулап торам, - ди “Хезмәт ветераны” медале иясе Зәйтүнә Хәммәдиева. -Күршедә олылар калмады, керер кеше юк. Буш вакытта телевизор карыйм, дисбе тартам. Уйларымда һаман Саклык урамнарында йөрим. Аллага шөкер, ашарга-эчәргә бар, су, газ килеп тора. Больницада бер тапкыр гына яттым. Бер күземә операция булса да, әле һаман күзлек кимим диярлек.
Юбилей дигәннән, Зәйтүнә Хәсәнша кызының туган көне документта язылганнан берничә ай иртәрәк икән. Ул әле яшьрәк булып, үзен яшьләр кебек хис итеп йөри.
фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев