Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда яшәүче сугыш ветераны юбилеен Коръән ашы уздырып билгеләде

Лашманда яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны, авылның иң өлкән кешеләрнең берсе Габдулла Мөхәммәтшинга 95 яшь тулды.

Бу көнне авыл картларын җыеп, аларда Коръән ашы үткәргәннәр. Габдулла бабайны гомер бәйрәме белән котларга туганнары да килгән. Юбилярны район җитәкчесе урынбасары Габдерәшит Җамалтдинов та тәбрикләде, Россия Президентының  Котлавын һәм  бүләкләр тапшырды.

Габдулла абый 17 яшендә үк фронтка китә. Брянск, Смоленск, Орел өлкәләрен азат итүдә катнаша. Белоруссиядә барган сугышларның берсендә ул каты яралана һәм әсирлеккә эләгә. 1 ел 4 айны якташыбыз немец концлагерьларында уздырган. Аны 1945 нче елның май аенда совет гаскәрләре азат итә. Әмма туган ягына ул 1950 нче елны гына, тагын биш ел армиядә хезмәт итеп кайта. Габдулла абый гомере буе «Сельхозтехника» оешмасындаэшләп, лаеклы ялга чыга.

Сүз уңаеннан, бүген районда Бөек Ватан сугышында катнашкан алты ветеран гомер кичерә. Алар арасында иң өлкәне - Чирмешәндә яшәүче Алксандр Чупахин, аңа 1 мартта 95 яшь тулды.

Фото: Айнур Загитов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев