Лашманда яшәүче, 90 яшен тутырган юбиляр шахтада да эшләгән
Лашман авылында яшәүче Галим Садыйковка шушы көннәрдә 90 яшь тулды.
1928нче елда дөньяга килгән Галим Габдулла улы өлешенә күп авырлыклар туры килә. Башка яшьтәшләре кебек үк, ул бик иртә колхозда эшли башлый. 1951нче елны якташыбыз, ат чанасына утырып, авылдан бәхет эзләргә чыгып китә, Шентала станциясеннән поездда Донбасс якларына юл тота. Туган якларына бер кайтып киткәндә, авыл кызы Миннурны да үзе белән ала. 10 ел шахтада эшли ул.
1961нче елны Садыйковларның яшь гаиләсе туган авылга кайтырга ният кыла. Әүвәл әти-әниләренә, аннан соң үзләренә дә йорт төзеп керәләр. Быел Садыйковларның бергә гомер итүләренә 63 ел булган. Алар биш бала: бер ул һәм дүрт кыз үстергәннәр.
Галим абзый колхозда хезмәт куйган: хисапчы да, йөк ташучы, төзүче дә булган. Ул мәктәп, авыл мәдәният йорты, элеккеге авыл җирлеге Советы бинасы төзелешләрендә дә актив катнашкан кеше. Пенсиягә чыгар алдыннан “Сельхозтехника” котельныенда эшләгән.
-Безнең әти гел мотоциклда йөри иде, авылдашлар да гел шуны искә алып сөйлиләр, -ди әти-әнисе янына еш кайтып йөрүче кызлары Әлфия.
Әти-әниләре янына башка балалары, оныклары, оныкчыклары да еш кайта. Менә бүген дә юбиляр хөрмәтенә алар бәйрәм өстәле артында җыелганнар.
Галим бабайны юбилее белән котларга район хакимияте һәм социаль яклау бүлеге вәкилләре дә килгәннәр, Россия Президентының Котлау хатын һәм район башлыгы исеменнән бүләк тапшырганнар.
Ландыш Зиякова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев