Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашманда ялгыз яшәүче 72 яшьлек пенсионер дүрт баш сыер асрый

Лашман – районда, Чирмешәннән кала, иң зур авыл. Биредә тиктормас, тырыш кешеләр яши, мал – туарны да күп асрыйлар. Кече фермалар саны гына да 15 кә җиткән.

Җитмештән узган Әхсән Галиев та авылдашларыннан калышмый, дүрт баш сыеры һәм биш баш бозавы бар. Ләкин башкалар: “Бөтен эшне бергә эшлибез”, - дия алсалар, Әхсән абый йортны берүзе алып бара.  Шулай язгандыр инде, ул шушы көнгә кадәр ялгыз, сыңар канат белән яшәгән. Дөрес, Әхсән абый озак еллар әнисен караган.

-Өлгерермен дия, калдым да, калдым инде. Авылдан да аерыласы килмәде, - диде әңәмәдәшем минем бу уңайдан урынсыз соравыма.

Ул гомере буе “Сельхозтехника”да эшләгән. 1969 нчы елны армиядән кайтып, шул оешмага эшкә урнашкан һәм пенсия яшенә җиткәнче шунда хезмәт куйган.

- Бүген бит яшьләр бер сыер асрап та җәфаланмый.  Шул кадәр мал асрау нәрсәгә кирәк соң?  – дип сорамыйча да булдыралмадым.

- Электән килгән гадәт инде ул, - ди Әхсән абый. – Кирәгеп тә түгел, күңел өчен асрыйм. Көнозын нишләп бетәр идең?! Иртән сәгать дүрттә торам. Сыерларны савам. Аппарат та биргәннәр иде, мин инде кул белән саварга гадәтләнгән. Аннан соң малларны көтүгә озатам. Сөтне хәзерләүчегә тапшырам. Бу көннәрдә уртача 20 – 25 килограмм сөт сатам, аена чама белән 600 – 700 чыга. Аена 12 мең сум акча керә. Кыш көне сөт кыйммәтрәк була бит, акчасы да күбрәк. Сыерың бар икән, бозаулары да үзеңә бит. Аларны сатам.

-Терлеккә азык та күп кирәктер?

-Азыкны: печәнне дә, фуражны да сатып алам, - ди абзый.

Без килгәндә Әхсән абый өйдә юк иде. Көтеп торырга туры килде. Шул вакытта авыл җирлеге башлыгы Рәфхать Фәттахов белән аның “гайбәтен” дә сатып алган идек.

-Әхсән абый бик уңган, тәртипле кеше. Гомерендә дә аракы эчеп, тәртип бозып йөргән кеше түгел. Авылда төрле кеше бар бит, трай тибеп йөрүчеләр дә байтак, - диде авыл җирлеге башлыгы. – Туганнары да күп аның, кайтып – китеп йөриләр. Бөтенесен каршы алып, озатып кала.

Әхсән абый белән саубулашканда гына: “Эштән бушаган вакытта нәрсәләр эшлисең?” – дип тә сорадым.

-Телевизор карыйм. Компьютерым бар, интернетта утырам. Газета укырга яратам, “Безнең Чирмешән”не һәм “Ватаным Татарстан”ны алдырам. Район газетасыннан аерылганым юк, аны беренче биттеннән соңгысына кадәр игътибар белән укып чыгам, - диде ул.

Билгеле, мондый сүзләрне ишетү минем дә күңелгә ятты.

фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев