Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман кызы Байкал-Амур магистрален төзүдә дә катнашкан

Лашман кызы, Әмир авылы килене Наҗия әби Галимова бүген, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны буларак, аңа бушлай бирелгән фатирда, район үзәгендә яши.

Мине җитез хәрәкәтләр белән 93 яшьлек Наҗия әби үзе каршы алды. Аның үз көнен үзе күреп, ялгыз яшәвен белсәм дә, бераз аптырап та калдым. Үзем белән таныштыргач, тиз-тиз атлап аш бүлмәсенә үтте һәм чәй табыны да көйли башлады.

Әңгәмәдәшемнең колагы начаррак ишетсә дә, әле хәтере сөбхан аллаһ. Бөек Ватан сугышы чорында тылда күргәннәре белән уртаклашты Наҗия әби.

-Сугыш башланганда миңа 13 яшь иде. Болай да әтисез үскән балаларга тормыш тагын да авырлашты, - диде тыл хезмәтчәне. – Мәктәптә 4 класс кына укый алдым, аннан соң колхоз эшенә тотындым, тары утарга йөрдем. Урагын да урдык, сыер җигеп урманнан утын да ташыдык, алар әле бүген дә хәтердә.

Фронттагылар ут астында йөрсә, тылдагыларга да җиңел булмаган шул. Яше-карты, бала-чагасы да Җиңү өчен тырышкан, көнне төнгә ялгап эшләгәннәр, туйганчы ашарга ризыгы да юк, бер уч бөртек өчен төрмәгә утыртканнар. Наҗия әби үзе тотылмаса да, иптәш кызларын бер төенчек бодай өчен төрмәгә утыртулары турында күз яшьләре аша сөйләде.

-Авыр булса да, әни сыерны бетермәде, ачлыктан шул малкай коткарды инде безне, - ди ветеран. – Кычытканын, алабутасын, бәрәңге яфрагын, хәтта черек бәрәңге дә ашадык. Бер елны әни сыерның бер-ике айлык бозавын суйдырды, аның тиресен дә ашап бетердек.

Фатирда торып, өчәр ай урман да кисәләр яшь кызлар. Эш авыр, өсләренә кияргә кием, туйганчы ашарга ризык юк. Ул елларда бүреләр бик аза, урманда атларга ташлана торган булалар.

-Аякта чабата, ул бик тиз туза. Энем Миншакир чабата үрергә өйрәнгәч, уңайрак булды, - ди якташыбыз. – Әни фронтка җибәрү өчен бәрәңге киптерә иде. Кич утырып оекбаш, бияләйләр бәйли идек. Аллага шөкер, фашистларны бергәләп җиңдек. 1945нче елның 9 мае бүгенгедәй хәтердә. Без бакча казый идек, Хөснелгата абзый сугыш бетүен әйтте. Шатлыктан  күз яшьләрен тыя алмадык. Әни: “Бетүен дә  бетте, безне дә бетерде”, - дип такмаклап елады.

Сугыш бетү белән тормышлар ансат кына җайланмый әле. Тик ул вакытта да яшьләр үзләренә кызык табарга тырыша. Егетләр, кызлар Имәнлектә җыелып кичке уеннар оештыралар. Менә шунда сугыштан яңа гына  кайткан  Әмир авылы егете Фәйзерахманның чая Наҗиягә күзе төшә. Яшьләр берничә ай очрашып йөргәннән соң гаилә дә коралар.

-Ике бала тугач, Фәйзерахман Иркутский өлкәсенә китеп эшли башлады, үзе урнашкач, безне дә янына алдырды, анда баргач тагын бер улыбыз туды, - ди Наҗия Хаҗи кызы. – Ирем шофер булды, мин төрле эшләрдә эшләдем, Байкал-Амур магистрале төзүгә безнең дә өлеш керде.

Наҗия әбинең Байкал-Амур магистрален төзегән өчен медале дә бар.

Галимовлар Иркутск якларында эшләп пенсиягә чыгалар. Тик туган якның тарту көче көчле була, алар Әмиргә кайтып йорт сатып алалар. Ә Бөек Ватан сугышы ветераннарын тораклы итү программасы тормышка ашырыла башлагач, аларга Чирмешәндә бер бүлмәле фатир биргәннәр. Фәйзерахман бабай гына бу уңайлы торакны күрми кала, вафат була.

-Фатирым җылы, иркен, якты, тик шулай да авылдагы күршеләрне сагынам, - ди Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатыны. – Район үзәгендә булгач җайлы инде. Без картлар еш кына авырып китәбез, рәхмәт, “Ашыгыч ярдәм” бик тиз килеп җитә.

Наҗия әбинең балалары читтә яшиләр. Аңа социаль хезмәткәр – Ландыш Галимова хезмәт күрсәтә – өй эшләрендә булыша. Якташыбыз үзе дә хәрәкәтсез торырга яратмый, кан басымы уйнамаганда, кибеткә дә барып килә, янәшәдәге мәчеткә дә кереп чыга. Телефоннан танышлары, туганнары белән дә аралаша. Күршеләре һәм якыннары да әбинең хәлен белеп торалар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев