Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лашман егете тимерне дә буйсындыра

Лашманда яшәүче Марс Миннебаев эштән буш вакытларда тимерчелек белән шөгыльләнә.

Нигездә, якташыбыз үз иҗат эшләрен дуслары һәм туганнары соравы буенча ясый. Эскизларын да үзе уйлап таба.

Останың эш урынына – гаражга керүгә әүвәл андагы тәртипкә, чисталыкка игътибар иттем. Һәр әйбернең үз урыны, барлык эш кораллары да бер тәртип буенча урнаштырылган. Гаражны тикшергән вакытта, күзләр тимердән ясалган машинада тукталды. Әүвәл аны уенчык дип уйладым. Ялгышканмын. Оста итеп ясалган тимер машина – үзбушаткыч мангал булып чыкты.

-Мин аның эскизын интернеттан күреп алдым да, улымның туган көненә ясадым, - ди Марс. – Бу инде дүртенче шундый машина.

Тимер машинаның һәр детале аерым ясалган, ачыла да, ябыла.

Хәер, Марс Мингали улының тимердән эшләнгән экспонатлары шактый күп булып чыкты. Кош –кортка азык пешерү  өчен җайланма да бик уңайлы күренде. Капка алдында урнашкан эскәмия дә үзенчә матур.

Булганнан бар да була, дигәндәй, якташыбыз агачтан да өстәлләр, эскәмияләр ясый икән. Останың эшләре матур, җайлы килеп чыга. Шулай булмаса, үзенә дип ясаган әйберләрен дә алып китмәсләр иде.  

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев