Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Лагеркадан Лидия Углова орден алган көнне буран кузгалган

Лидия Углова (Журавлева) 14 яшеннән башлап, 42 ел ферма юлын таптый. Уңган сыер савучыга хәтта орденны да купшы бизәлгән залларда түгел, фермада гына, эш урынында тапшыралар.

- 1985 елда бу, “Почет билгесе” орденын алу өчен Бөгелмәгә барырга тиеш идек, ул көнне буран чыкты, шунлыктан дәүләт бүләген, Чирмешәннән килеп, фермада бирделәр, - дип искә алды үткәннәрне Лагерка авылыннан хезмәт ветераны  Лидия Борисовна.

1968 елда төзелгән иске өендә тәртип, чисталык булса да,  торагы хан сарае түгел инде. Үзе зарланмаса да,  шундый орден иясе, гомере буе илне ризык белән тәэмин иткән  кешенең бүген шундыйрак шартларда яшәве сәер тоела әлбәттә. 40 ел терлекчелектә баш күтәрми хезмәт куйган, аягыннан резин итеге төшмәгән бит аның. Үз гомерендә әгәр бер тапкыр санаториядә ял иткәне булса икән, әнә “аяк, куллар авырта”, диюе юкка  түгелдер.

- Әйе, эш эләкте безгә.  Фермага иртән сәгать өчтә чыгып китә идек. 20-25 сыерны кул белән савасы. Аппаратлар  70 нче еллар ахырында гына чыкты әле ул. Тәүлегенә 4-5 фляга сөт савабыз, аны ташыйбыз - ди ул. - Шуның өстенә өмәләрдә катнашабыз, әллә ничә гектарда чөгендерне дә үстерәсе. Авыр булды инде.

Лидия Углова ятим үскән. Әтисе Борис Васильевич Бөек Ватан сугышы башлануга сугышка китеп һәлак була. Лида исә 1941нең сентябрендә туган.

- 1948-1955 елларда мәктәптә укыдым, - ди якташыбыз. - Ул вакытта бала күп.  Ике параллель класста 45әү идек, барысы да Лагерка балалары. 7 сыйныфны бетергәч, 14 яшьтә, дуңгыз фермасына эшкә килеп алдылар. Анда-монда китәргә  паспорт бирмиләр. Хәер, моңа мөмкинлеге дә булмагандыр: әни белән икәү генә бит, авыр яшәдек. Эш өчен хезмәт көне генә язалар, бераз икмәкләтә бирәләр, акча юк. Яклаучыбыз да булмады, әти юк бит.  Бабайны, әнинең әтисен, теге елларда кулаклыкта гаепләп, бөтен әйберләрен:  умарталарын, сарыкларын, атларын, ызбасын тартып алганнар. Бер нәрсәсен дә калдырмаганнар. Хәтерлим әле, бабай бик яхшы, уңган кеше иде.

Лидия Борисовнаның балалары юк. Язмыштыр, кияүгә чыкмыйча, әнисе белән генә яши. Әнисе 2009 елда  96 яшендә гүр иясе булган.

- Безнең “Новый путь” колхозы районда алдынгы иде. Бермәлне фермада 18 сыер савучы эшләде. Авылыбыз да зур, ялгышмасам, 1966 елда бугай, бездә  1000 кешегә дүртәү генә җитми иде, 996 кеше булган. Хәзерге кебек буш йортлар юк. Кызганыч, бүген авылда яшьләр аз шул, нигездә пенсионерлар гына, - дип аянычын белдерде ул.

82 яшьлек ветеранга социаль хезмәткәр Татьяна Фролова булышып яши. Аны бик мактый ялгыз яшәүче якташыбыз.

- Үз гомеремдә шәһәрләргә йөрмәдем. Дөрес, яшьрәк чакта ике тапкыр Мәскәүгә бардым, аннан ситса, покрывал алып кайттым,  башка анда-монда барганым да юк, - диде орден иясе.

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев