Кызыл Яр поселогында туып үскән якташыбызга – Мөнирә Гурьевага 101 яшь тулды
Кызыл Яр поселогында туып үскән, гомере буе диярлек шунда яшәп хезмәт куйган Мөнирә әби Гурьеваны 101 яшь тулган көне белән котларга күрше Әлмәт районы Елховой авылына кадәр бардык.
Бүген ул монда кызы Роза, кияве Фәндәс тәрбиясендә гомер кичерә.
Әби, Аллага шөкер, күз тимәсен, әле бүген дә бик матур хәлдә. Кунакларны да ачык йөз белән, елмаеп, сөенеп каршы алды. Гасыр яшьтәше булган Мөнирә әби әле зирәк акыллы, яхшы күрә, ишетә. Әле хәзер дә газеталарны, дога китапларын күзлек кимичә укый, диделәр.
Аны гомер бәйрәме белән котларга социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина, ветераннар (пенсионерлар) Советы рәисе Миләүшә Батыршина, Югары Кәминкә авыл җирлеге башлыгы Мингали Минһаҗевлар килде.
Якташыбызга Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән Котлау телеграммасын һәм бүләкләр тапшырдылар.
Әбине туган көне белән котлап, район башлыгы Рамил Айбатов та бүләкләр җибәрде.
Гурьевлар сигез бала тәрбияләп үстергәннәр. Мөнирә әбинең бүген 16 оныгы, 26 оныкчыгы бар. Якташыбызның туган көненә дә балалары кайткан. Олы улы Сәлимҗанга да инде 70 яшь икән. Тормыш иптәше Костя абзый инде 20 ел элек гүр иясе булган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев