Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Күтәмә авылында яшәүче хезмәт ветеранын 90 яшьлек юбилее белән котладылар

1934 елда туган Валентина Кошаева тормышта күп сынаулар кичергән. Ишле гаилә дә туган якташыбызның балачагы сугыш елларына туры килә, аннан соңгы елларда да михнәтләр күпбула.

Валентина Александровна авылдашы Алексей Яковлевич белән гаилә коралар. Кошаевлар гаиләсендә алты бала туа. Гаилә башлыгы 77 яшендә вафат була. Ә соңрак язмыш әни кешегә тагын да зуррак сынау әзерли –өч баласын - ике улын, бер кызын бер-бер артлы мәңгелеккә озата.

Якташыбыз озак еллар колхозда фермада эшләгән, аннан соң 15 ел мәктәптә техник хезмәткәр вазифаларын башкарган.

-Без авыл мәктәбен мичкә утын ягып җылыткан чакларда эшләдек, - ди юбиляр. – Бик авыр иде. Төн уртасында мәктәпкә барып, мич яга идек, еш кына шунда кунарга туры килде. Әле утынын да үзебез хәстәрләдек. Урманга барырга, кисәргә, аны алып кайтырга, хәтта ярырга да безгә кушалар иде. Яңа мәктәптә бер генә ел эшләп калдым шул. Анда әллә ни эше дә юк иде: төймәгә басып, звонок бирергә һәм идәннәр юып чыгарга.

Бүген юбиляр үз йортында тыныч картлык кичерә, дини китаплар укый, телевизор карый. Олы яшьтә булуына карамастан, җәяү генә чиркәүгә дә барып кайта. Бакчасын да буш калдырмаган, яшелчәләр утырткан. Ул өч кызы, кияүләре, тугыз оныгы һәм 12 оныкчыгының кадер-хөрмәтен тоеп яши. Яраткан әниләренең, әбиләренең юбилеен алар бергә җыелышып бәйрәм итәргә килешкәннәр.  

-Ходайга шөкер, бүгенге тормышыбыз – җәннәт. Пенсияләребез килеп тора, өйләребез җылы. Безне онытмаганнары өчен барлык түрәләргә, илебез башлыгына рәхмәт. Балаларыма, кияүләремә дә рәхмәт, мине кадерлиләр, гел булышып торалар, – ди Валентина Александровна.

Юбилярны туган көне белән котларга район үзәгеннән дә килгәннәр иде. 90 яшьлеге Чирмешән муниципаль район башлыгы исеменнән котлау хаты һәм бүләк тапшырдылар.

Гөлсирә Шәрифуллина фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев