Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй “моржлары” Әлмәттә призлы урыннар яулаганнар

Кышкы йөзү (моржлар ярышы) буенча Әлмәттә үткән республика ярышларында якташларыбыз районны данлаганнар.

Лидия Квакова 25 метрлы дистанциядә беренче булган. Михаил Кваков үзен ике дистанциядә сынаган, 50 метрлыда ул - икенче, 100 метр арада өченче булып килгән. Михаил Калмыков һәм Денис Макаров шулай ук 50 метр араны уңышлы узганнар, алар икенче һәм өченче урыннарда.

Сүз уңаеннан, Әккәрәйдә ел саен гыйнвар аенда моржлар фестивале уза. Кыш көне су керергә яратучы райондашларыбыз аны яңа елда да оештырырга ниятлиләр.

фото: Лидия Квакова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев