Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Әккәрәй авылы китапханәсендә эшләүче Ольга Ефимова 39 ел бер урында эшли

Әккәрәй авылы китапханәсендә эшләүче Ольга Ефимованың хезмәт кенәгәсендә бары бер генә язу:”Әккәрәй авыл китапханәсенә китапханәче булып билгеләнә”. Монда ул инде 39 ел.

Мәктәпне тәмамлаган яшь кыз иптәшләренә ияреп шәһәргә, укырга керергә дип китә. Бер уку йортына документларын да тапшыра, ләкин аларны кире алып туган авылына кайтып китә.

-Шул ук елны китапханәгә эшкә урнаштым һәм менә 40 елга якын авылдашларыма хезмәт күрсәтәм, -ди Ольга Ивановна.

Ул тормыштан һәм хезмәтеннән мәгънә табып, үзенә йөкләнгән вазифаны намус белән үти, эшен җиренә җиткереп башкара.

Берничә ел элек авыл мәдәният йортына капиталь ремонт үткәргәннәр. Бинада урнашкан авыл китапханәсе дә яңа төс алган. Монда 9000нән күбрәк китап исәпләнә, шуларның 3000гә якыны туган телдә. 505 абонемент карточкасы тутырылган.

-Бүген, компьютер заманында, китап укучы бармы соң?-дим әңгәмәдәшемә.

-Билгеле, хәзерге замана баласын китап укуга тарту җиңел димәс идем. Телевизор, компьютер, интернет китап укуга булган ихтыяҗны киметте, шулай да китапка өстенлек бирүче авылдашларыбыз бар, -ди Ольга Ефимова.-Әйтик, Алена һәм Алексей Прокопьевлар, аларның уллары да китап укырга бик яраталар, Валерий Трофимов та китапханәдә еш була. Укучылар мәктәп программасы буенча китаплар сорыйлар. Җәй көне каникулга, ялга кайтучылар да китап кирәксенеп керәләр. Мәдәни чараларга килгән халык безгә дә кагыла, яңа китаплар, газета - журналлар белән танышалар. Китапханәдә өлкәннәр һәм балалар өчен төрле чаралар да оештырабыз. Менә күптән түгел генә Толстой елына багышлаган кичә уздырдык. Китапханәдә компьютер булуы да бик уңай, эшебезне җиңеләйтә. Китап уку тел байлыгын арттырырга ярдәм итә, уйларга, фикер йөртергә өйрәтә. Бу хакта укучыларга да җиткерергә тырышам.

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев