Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле ветеранын Белоруссиядә дә беләләр

Керкәледә гомер итүче Шәһит Ибраһим улы Фәттаховка Белоруссиядән кадәр бүләк җибәргәннәр – якташыбызга әлеге илне немец-фашистлардан азат итүнең 75 еллыгы уңаеннан медаль тапшырдылар.

-Сугышка 19 яшемдә киттем, анда һәм армиядә 7 ел булдым, - ди Чирмешәндә 33 ел милициядә дә эшләгән ветеран. Иркен йөри алмаса да, хәтере яхшы әле аның, барын да искә төшерә.

Шәһит абый Белоруссияне, Польша җирләрен азат итүдә катнашкан, Берлинга кадәр барып җиткән. Укчы булган ул, кече командирлар мәктәбен тәмамлаган.

Керкәленең иң өлкән кешесе, 94 яшьлек Шәһит Ибраһим улы кызы Сәлимә, улы Фәһим тәрбиясендә, карчыгы гына моннан 5 ел элек вафат.

-Әтине үзе эшләгән полиция бүлекчәсендә дә онытмыйлар, хәлен беләләр, күчтәнәчләр китерәләр, - ди Фәһим. -Тормышыбыз, Аллага шөкер, зарланырлык түгел. Бозаулар, кош-корт, ат та асрыйбыз.

Бөек Ватан сугышы ветеранына Белоруссиядән җибәрелгән юбилей медален, өенә барып, районның хәрби комиссары Дмитрий Палаткин тапшырды.

-Кызганыч, ветераннарыбыз азая бара, сигезәү генә калдылар. Алай да Бөек Җиңүнең 75 еллыгын алар белән билгеләп үтәчәкбез, - ди Дмитрий Иванович.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев