Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Керкәле ветераннарына авылдашлары тәм-томнар тараткан

Арабызда яхшы яктан гына искә алырлык, миһербанлы, изгелекле, мәгънәле якташларыбыз байтак. Шундыйларның берсе - Фәгыйль Фәттахов.

Фәгыйль Хафиз улы һәр елны авылга кунакка кайткач, олы кешеләрнең хәлләрен белеп, күчтәнәчләр тарата. Быел да Рамазан аенда авылдашларына шундый бүләк ясады – тәм-томнар тутырылган пакет китерде.

Без – өлкәннәр моңа бик  шатландык, изге теләкләр теләп дога кылдык. Кылган яхшылыклары меңе белән үзенә кайтсын, саулыкта, бәхеттә, шатлыкта гомер итсен, - дип авыл халкы исеменнән рәхмәтләрен белдерде Фәризә Галәүтдинова.

Фәгыйль Фәттахов Керкәле авылында туып үсә, армия хезмәтеннән соң туган авылында колхозда эшли, аннан читкә китә. Хәзер Себер якларында яши.

Фото: архив.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев