Керкәле авылын тагын бер матур йорт бизи
Керкәле авылында яшәүче Альберт һәм Гөлгенә Газыймовлар 2024 елны яңа өйләрендә каршылаганнар. Күп еллар уйларында йөрткән хыяллары тормышка ашкан.
Альберт белән Гөлгенә 2005 елда гаилә коралар һәм тормышларын Гөлгенәнең әтисе Гайсә йортында башлап җибәрәләр.
-Дүрт ел очрашып йөрдек, шул вакытта икебезнең дә әниләр үлеп китте, ничектер гаилә кору озакка сузылды, - диде Гөлгенә Гайсә кызы. – Аннан соң минем әти белән яшәдек, шулай да үз йортыбызны булдыру теләге тынгылык бирмәде.
Озак эзләгәннән соң, яшьләр мәчет каршында йорт сатып алалар һәм үзләренә “оя коралар”.
-Иң беренче эш итеп, мунча төзедек, аннан – гараж, малларга абзар торгыздык, - диде Альберт Таһир улы. – 2016 елда яңа өебезнең нигезен кордык. Аннан соң әкренләп төзелеш материаллары туплый башладык.
Газыймовлар 2018 елда йорт төзергә дәүләт ярдәме алу нияте белән программага керәләр. Тик аларның бу өметләре акланмый, аның артыннан озак йөрсәләр дә, акча булмый.
-Бер ниятенә керешкәч, Аллаһы ярдәмен бирде, акчаны бурычка танышлардан алсак та, өебезне кредитларсыз өлгертеп кердек, - диде хуҗабикә. – Ул вакытта бурычка акча бирүчең булу да бәхет. Рәхмәт, булышучылар да табылды, “Ильхан” җәмгыяте җитәкчесе Ильяс абый Хәнәфиев техника белән дә акчалата да ярдәм итте. Альбертның әтисе, Роза апа да күп булыштылар.
Яңа йортта иркен - һәркемнең үз почмагы бар. Әлмәттә медицина көллиятендә укучы кызлары Асылъяр да, 7 сыйныфта укучы уллары Сәяр үз бүлмәләрендә шөгыльләнә.
-Йортның проектын ясаганда барын да килешеп эшләдек. Өй артык зур да булмасын һәм шул ук вакытта җайлы һәм уңайлы булуын теләдек, - диде йорт хуҗасы. – Веранданы үткән ел күтәрдек, инде икенче ел яшәсәк тә, төгәлләнмәгән эшләр байтак, санузелны эшләп бетерергә кирәк, коймаларны да матурлыйсы бар.
Нефть тармагында эшләүче Альбертның һәр сәгате бүленгән. “Ильхан” җәмгыятенә дә барып эшләргә вакыт таба. Үзләренә мини трактор да сатып алганнар, аның белән кышын кар чистарталар, җәен бакча эшләрендә зур ярдәмче. Кулалмашка улы Сәяр дә бар. Хуҗабикә Югары Кәминкә мәктәбендә башлангыч сыйныфларда укыта. Тату гаилә алга зур планнар куеп яши.
Газыймовларның абзарында бүген дә алты баш мөгезле эре терлек басып тора.
- Мал асрап та гаилә бюджетына керем алабыз, төзегән вакытта анысы да зур ярдәм булды, - диде Гөлгенә.
Марат Гомәров фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев