Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кечечегодайлы кемнең “кендек әбисе”?

1973 нче елларда була бу хәл. Ул вакытта 8 сыйныфта гына укучы Николай Маркелов кисәк кенә “кендек әбисе”нә әйләнә.

-Салкын, буранлы гыйнвар ае иде, - ди хәзер инде 61 яшьлек якташыбыз. -Мин төштән соң укыйм. Өйдә берүзем генә чак. Бер мәлне ишек шакыдылар. Зинһар, кертегез, хатыным бәбәйли башлады, ди бер ир-ат. Керттем аларны.

Ул көнне бу юлаучылар Чирмешән больницасына барырга чыкканнар, әмма буран юлларын өзгән.

-Инде өченчегә бала табучы хатынның ире һәм Беларусь йөртүче тракторчы егет өйдән чыгып ук киттеләр. Теге хатынны тулгак тота башлады, нишлисең, бөтен мәшәкать миңа калды, ул әйтеп, өйрәтеп тора, мин шуны эшлим. Кендек тә кистем, - ди Николай.

Моннан 50 елга якын элек Кече Чегодайда булган әлеге хәл Николайга һаман тынгылык бирми.

-Юл кырыендагы өебезгә алар болай гына кермәгәндер, - ди ул. -Әти тимерче, районда билгеле кеше иде. Алар чувашча сөйләштеләр, минемчә, Ишлинка яки Иске Сережкино кешеләредер. Лагеркадан булмас, минем әни шул авылдан, ул чакта ук әйтерләр иде. Беләсе иде, мин кемнең, кайсы кызның “кендек әбисе” икән?!

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев