Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кармыш авылында яшәүче ветеран Чапаев кебек - гел алда

Әтисенең юбилеенда Казанда яшәүче кызы Зөләйха үзе язган шигырьләрне укыса, Чирмешәндә яшәүче улы Хәлил теләкләрен, баянда уйнап, җыр белән җиткерде.

Кармышта яшәүче, бүген 90 яшен билгеләп үтүче Шәфигулла Шараповка башка балалары, кунаклар да мактау һәм рәхмәт сүзләре ирештерделәр.

Муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Шәмсетдинов юбилярны Россия Президенты Владимир Путин һәм район башлыгы Фердинат Дәүләтшин исеменнән котлады, бүләкләр тапшырды. Кармыш авыл җирлеге Советы, районның социаль яклау бүлеге җитәкчеләре дә Шәфигулла Шәрифулла улын авылда, районда үрнәк, сабыр, тәрбияле кеше буларак әйттеләр.

Илебездә 90 һәм 95 яше тулган юбилярларны Россия Президенты исеменнән котлаулар 2012 елдан бирле гамәлдә.

-Шул чорда районда 449 ветеранга тәбрикләүләр җиткердек, бүләкләр тапшырдык, - ди районның социаль яклау бүлеге җитәкчесе Рушания Әхмәдуллина. - 100 яшен тутыручылар да булды. Быел гыйнвар аенда – 9, февральдә 7 якташыбызның өйләрендә булабыз.

Зөләйха Ханова – Шарапова: -Безнең әти – бик таләпчән, пөхтә, уңган, гади дә кеше. Эшсез тора алмый, ялкауларны яратмый. Гомере буе туган җиребезгә тугры булды. Миңа да Кармыш һәм Яшәүче бик якын, аларга багышлап китап та чыгардым.

Хәлил Шарапов: -Озын гомернең сере – хәрәкәттә. Әти эштән тәм табып, игелек кылып яши белде. Алар буыны, гомумән, шундый. 90 яшькә җитә алу – зур бәхет.

Сыйлы табын кунаклары арасында Шәфигулла аганың колхоз рәисе чагындагы дусты – элек Тукай исемендәге колхозны җитәкләгән хөрмәтле якташыбыз – Социалистик Хезмәт Герое, инде мәрхүм Исмәгыйль Әхмәдуллинның улы Рамил дә бар. –Элек алар еш күрешәләр, кунакка йөрешәләр иде,- диде ул.

Бүген үткәндәге байтак кешене, колхозлардагы элеккеге казанышларны искә алдылар. Бу аңлашыла, Шәфигулла Шарапов дистә еллар колхозда эшләгән: ферма мөдире, бригадир, сугаручы да булган, күмәк хуҗалык рәисе вазифаларын да җиңдергән. Халык белән уртак тел тапкан. Каядыр читкә китү турында хыялланмаган да.

-Безнең Яшәүчедә 3 мең чамасы сарык асралды. Шунда эшләгән җиремнән мине дуңгызчылык фермасына мөдир итеп куйдылар, - ди ветеран. –Моңа кадәр дуңгыз күрмәгән бит инде, алай да яңа эшкә тиз өйрәндек, корпусларны буш тотмадык, районда мактаулы саналдык. Әле бездә республикакүләм диярлек бер семинар да үткәрделәр.

Кушаматы да килешеп тора Шәфигулла абыйның – “Чапаев” – гел алда булуы, барын да кирәгенчә оештыра белүе, командирлык сыйфатлары өчен тагылган кушамат. Әле пенсиягә чыккач та, Кармышта яңа мәчет салганда нәкъ аны җаваплы итеп куйганнар. Дин йортында көне-көне белән берьюлы бишәр төзүчеләр бригадасы эшләгәнен күпләр хәтерли.

Мәчет дигәннән, ул 1997 нче елда ачылган, нәкъ шул көнне Шараповларга килен төшкән. Шөкер, Хәлил белән Эльмира бик матур гомер итәләр, гаилә союзларына быел 25 ел тула. Төп йорттагы, Шәфигулла бабайны кадер-хөрмәттә яшәтүче Фәрит һәм Фәүзия 30 ел элек кавышканнар. Фермерлар алар, 15 баш эре мөгезле терлек асрыйлар, авылда абруйлы кешеләр.

Яхшы хуҗаны мал-туары да үз итә. Былтыр Шараповларның бер тавыгы соңгарак калып чебиләр чыгара. Инде көзге, суыта башланган чор. Шәфигулла бабайлары аларны тәки “кеше” итә, җир казыганда суалчан белән сыйлый, алларыннан тәм-томны өзми. Ун чебинең берсе генә кышка керә алмаган, калганнары тавык булып үскәннәр. Бу хакта киленнәре Фәүзиядән ишеттек.

Шәфигулла абыйның 50 яшьлек юбилеен Яшәүчедә уздырганнар. Шуннан соң алар үзәк усадьбага, Кармышка күченәләр. Инде 40 ел биредә яшәп үз кешеләргә әверелсәләр дә, туган авылларын еш искә төшерәләр. Ветеран үзе дә анда “төшеп”, хәл белеп, яшьлек хатирәләрен барлап кайткалый. Аллага шөкер, Яшәүче яши әле. Әле бит бер мәл  аның да язмышы кыл өстендә калган. Тирә-якта берничә поселок (Иншар, Братство, Саклык) инде бүген юк та. Авылдашларының кайсын, еракка китмәгез инде, дип үгетләргә, кайсына колхоз аша булышырга туры килә. Ничек кенә булмасын, замана шаукымы – кече авылларны, переспективасыз санап, бетерү сәясәте Яшәүчене читләтеп үтә. Биредә Шәфигулла Шараповның да тырышлыгы  белән яңа мәдәният йорты ачып куйдылар. Бу хакта ярдәм сорап район башлыгына баргач, уңай җавап алына, бина бик тиз салына.

Бабасының юбилеена Чирмешәндә яшәүче, дизайнерлыкка укучы оныгы Ләйсән Шарапова үзенчәлекле картина бүләк иткән, анда Шәфигулла абый 63 ел гомер иткән карчыгы Сәгыйдә белән янәшә.

-Үз авылыбыз – Кармыш кызы иде ул, аңлашып, тату яшәдек. Дүрт бала үстердек. Өч ел элек, 81 яшендә вафат булды, - диде тормыш иптәшен еш юксынучы юбиляр. –Әти-әниемә дә зур рәхмәт, ач-ялангач үсмәдек, алардан яхшы тәрбия алдык. Аллаһы Тәгалә бөтен эшемә, тормышыма куәтен бирде. Юбилеем уңаеннан хөрмәт күрсәткән, бүген мәҗлескә килгән һәркемгә шулай ук рәхмәт әйтәм.

-Көнне ничек үткәрәсең? - дим Кармыш һәм Яшәүченең ир-атлардан иң олы – 90 яшьлек кешесенә.

-Газета-журналлар укырга яратам, аеруча “Безнең Чирмешән”не, кайбер саннарны җыям-тегәм дә. Күзлекне сирәк киям. Табибларга да барырга туры килгәли, өч зур операция кичердем, - диде “Чапаев” – Шәфигулла Шарапов. –Намаз укыйм. Җәйге вакытта бакчада инде мин, уңыш үстерәбез, аны җыябыз. Былтыр бакча җиләге генә дә ун чиләк булды. Бер килеп күрегез әле безнең бакчаны.

Умартачы да әле ул. Кортлар өчен дип, йортлары каршында 20 төп юкә агачы утыртканнар. Димәк, өстәлләренә юкә балы да куярлар.

Шараповларның кайда торганнарын да языйм инде, Советлар Союзы Герое Барый Габдрахманов урамындагы сап-сары төсле сайдинг белән тышланган аларныкы кебек андый йорт бу авылда башка юк. Ә 90 яшьлек юбилярны – Шәфигулла бабайны тиз танырсыз, хәзер ул балалары бүген бүләк иткән бизәкле бик матур камзулдан йөри.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев