Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмәдә яшәүче бу гаилә гел игелек кылып яши

Җыйнак кына бу йортта көн саен игелек кылып яшиләр. Мохтар һәм Даниянең сабырлыгы, үзара мөнәсәбәте күпләр үрнәк алырлык.

Артыгын җыймыйлар, затлы әйбергә кызыкмый алар.

-Әти 40 елдан артык җир куенында инде. Ул вафат булгач үз көчебез белән, абый белән яңа йорт салдык, - ди Мохтар. – 1981нче ел иде. Материал юк чак, нәрсә таптык, шуны кулландык. Соңрак яңа мунча өлгерттек, эчен үзем матурладым. Электрын да суздым.

-Иске “кара” мунчабыз да суынып тормый, - дип сүзгә кушылды Дания. – Төп йортка кайтучы-китүче күп. Иң әүвәл шул “кара” мунчага заказ бирәләр. Кунакларга шат без, туганнарыбыз, авыл халкы да әйбәт. Аеруча иремә рәхмәт, инвалид сеңелемне, аяклары авыртучы әниемне дә сыендырдык, Мохтарның авыру абыйсы да безнең белән яши. Алар булгач, еракка чыгып китмибез диярлек.

-Данияңне каян таптың? -дим Мохтарга.

-Сыер белән кайтты инде, -дип елмайды ул. – Шентала районының Татар Әбдекие авылында йөргәндә күреп алдым үзен. Малчылык белән шөгыльләнгән чак бит. Боларга да кердем. Шунда “Икенче килүемә бәлеш салып куй!” - дип киттем. Аннары Кара Чишмәне күрсәттем. Гаилә кордык. 18 ел бәлешне дә күп ашадык, килешеп яшибез.

Малчылык дигәннән, Әскәровлар вакыты-вакыты белән 5-6 үгез симертәләр, соңгы арада аларны бераз киметкәннәр, итне урнаштыру кыен икән. Көзгә сарайларында буш урын калмый анысы. Азык була, зур бер бакчада өчәр машина кабак кына үстерәләр.

-Фураж урынына менә дигән ризык ул кабак, аны бер үгезгә көненә унар чиләк тапап ашатабыз. Ышанмыйлар, әйе, кабакны ярата маллар, тиз көрәяләр. Аны биргәч су да эчмиләр.

Быел да кабаклары зур булып үскәннәр, озакламый кайберләре 35 әр килога җитәчәк. Орлыгын үзләре әзерли, суны елгадан кудырып сибәләр. Янәшәдәге бакчадагы бәрәңге участогын да өч тапкыр суга коендырганнар. Аның да уңышы өметле.

Бүген Әскәровларның ял итәргә дә вакытлары кала, чөнки уллары Илшат җәйге ялда. Механиклыкка укый ул. Әти-әнисенең булышчылары, өметләре.

-Әле мәктәптә генә укуы вакытында, Илшатка шөгыль таптык – бераз үскән 80 каз бәбкәсе алдык. Шуларны карап “кеше ясады”, килгән кеременә компьютер кирәк-ярагы юнәттек. Өйгә дә күз-колак булып тора, - диләр аның әти-әнисе.

Элек машина йөртүче булып эшләгән Мохтар тагын бер һөнәр үзләштерә, бабасы кебек, умартачылык серләренә төшенә. Бүген егермеләп умарта оясы бар. Бу эш аерым уңганлык, уяулык, түземлек сорый. Сезон вакытында “умартаклыкта” Даниягә дә мәшәкать арта. Ярый әле теләсә кайда үтеп йөрерлек “Нива”лары, мотоблоклары бар, техника күп эшне җиңеләйтә бит.

Кара Чишмәнең бик ипле, Әскәровлар тирәсендәге матур урында, елга буенда, тау сыртында - бөтен җирдә яшеллек. Әле Мохтар күпьеллык үләннәренең бер өлешен чабып куйган. Орлыклары – бөртекләре өлгергән, алар коелып, көзгә тамыр җибәрәчәк. Печәнне ерак китмичә, янәшәдәге участокларда гына үстерәләр.

-Исән булсам, йортны, коридор ягын матурларга планлап торабыз, - ди Мохтар.

Менә шулай матур хыяллар белән, хыялларны тормышка ашырып яши алар.

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

7

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев