Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Кара Чишмә талантлы улын хөрмәтләде

Бу авылда Илдар Кыямов белән бик горурланалар. Шулай булмыйча, үзе артист, үзе журналист, шагыйрь дә якташлары Кара Чишмәнең үзен дә дөньяга танытырга тырыша.

Илдар Әгъләметдин улын бүген туган авылына дәшеп кайтардылар. Табын көйләделәр, кунаклар җыйдылар. Сәбәбе бар: Илдар Кыямовка 50 яшь тулды, тагын бер китабы – шигырьләр җыентыгы нәшер ителде, юбилее алдыннан, аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе дигән мактаулы исем бирелде. Мәдәният йортында чыгыш ясаучылар котлауларында шулар хакында искә алдылар. Билгеле, Илдарның Кара Чишмә тарихы турындагы китабына да бәя бирделәр, авторны фактларга төгәл карашлы чын тарихчы, диделәр.

-Карачишмәлеләр үзләренекен күтәрә беләләр. Илдар да үзен яраттыра белә, бөтен эше барып чыга. Минемчә, аның иң зур хәзинәсе – Кара Чишмә тарихы китабы, - диде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәмзия Долгополова, район җитәкчелегенең дә теләкләрен ирештереп. – Ул, гомумән, талантлы, хөрмәткә лаек шәхес.

Миндар Әгъләмов юбилейга Сургуттан кадәр махсус кайткан.

-Китап язу зур белем, төгәллек сорый, аны һәркем булдыра да алмый, - диде кунак. – Башта Кара Чишмә турында китап чыгарды, аннары безнең Әмир авылы тарихын өйрәнде, ул инде китап булып басыла. Илдар Әгъләметдин улына рәхмәт кенә әйтәбез.

Чирмешәнлеләрнең Казандагы якташлык җәмгыяте рәисе Рушания Сәүбанова, авылдашлары да сәхнәгә күтәрелде, теләкләрен шигырь, җыр белән дә әйттеләр, юбиляр белән бәйле вакыйгаларны искә алдылар. Карачишмәлеләр телгә оста, уен-көлкеле халык, чыгышларын, Илдар кебек, мәзәккә “төреп” баеттылар.

Казанда торса да, Илдар Кыямовны райондашлар көн дә диярлек күреп торалар, ТНВ каналында алып баручы буларак, ул матур, дөрес, мәгънәле сөйләме аша тамашачылар хөрмәтен яулады, республикада дәрәҗәле булды.

-Илдар тугач, аңа тиеш декрет акчасына әти Бәркәтәдән аклы-каралы телевизор алып кайтты. Аңа сөенгәнебез, бездә беренче телевизор бит! – дип, абыйсы Рафаэль энесе турында кызык ясап сөйләде. – Әллә шуңамы, аның тормышы, хезмәте телевизор белән бәйләнде.

Бүгенге истәлекле чараны Кыямовлар үзләре алып барды. Илдар Әгъләметдиновичның улы Идел - нәфис сүз остасы, артист, киленнәре Сөмбел – җырчы. Аларны үсендерергә журналист әниләре Мөршидә дә янәшәдә. Юбилей программасын авылдашлары, якташлар шулай ук җыр, нәфис сүз белән матурладылар. Әнә Илдар Мәссаров сәхнәгә 150 еллык (!) тальян гармун белән чыкты. Аңарда Бари бабасы, әтисе Әкрәм, Нуриман агасы да уйнаган. Бу тальянны читтә сатып алганнар.

-Иманлы, затлы авылым халкы алдында тирән хөрмәт белән баш иям. Тамырларыбыз монда, шуңа күрә Кара Чишмәне гел сагынып яшибез, - диде Илдар Кыямов, чараны оештырган Түбән Кәминкә авыл җирлеге Советына, кунакларга, тамашачыларга рәхмәтен белдереп.

-Табышларың, казанышларың бик күп? – дим Илдар Әгъләметдин улына. – Ә нәрсә югалды?

 

-Билгеле, әти-әнинең вафаты – иң зур югалту. Аннан соң, авылдан читкә китеп яшәү дә нәрсәдер югалтуга тиң.

Казанышларың артсын, иҗат чишмәң саекмасын, сау яшә, якташ!

фото: автор

Кара Чиршмәдә Илдар Кыямовның юбилее узды (ФОТОРЕПОРТАЖ)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев