Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Ивашкино кызы туган көненә бүләк ясаган

Ул үзенә, бу атнада булачак туган көненә бүләк ясады -  рус теле буенча бердәм дәүләт имтиханында 100 балл туплады (республикада андыйлар 88)

Әлеге уңышы белән Оксана Краснова районыбыз, туган авылының да дәрәҗәсен күтәрде.

-Укытучыларым, сыйныф җитәкчем бу хакта әйткәч, башта үзем дә ышанмыйча тордым, - ди Ивашкиноның сәләтле кызы. -Билгеле, озакка сузмыйча, әти-әниләргә хәбәр җиткердем. Бергә сөендек.

Имтиханда сочинение язганнар. Куркуны ничек җиңү темасына бирелгән текст буенча проблемаларны аерып күрсәтергә тиеш булганнар.

-Авырлык тоймадым, - ди Оксана.

Ул рус әдәбиятыннан да бик югары, 96 балл җыйган. Математикадан, база өлешеннән, “бишле” алган.

Якташыбызның мондый казанышы түбән сыйныфларда да рус телен җентекләп өйрәнүе, өстәмә әдәбиятны күп укуы, укытучыларны тыңлавы белән бәйле. Аңа классиклар: Лермонтов, Толстой, Пушкин, Чехов, Достоевскийлар иҗаты яхшы таныш. Оксана рус һәм чуваш телләре буенча районкүләм олимпиадаларда әллә ничә тапкыр призлы урын яулаган, район данын республикада да яклаган.

-Рус теле барыбер катлаулы, - ди ул. -Аны гел укып кына яхшы белә аласың. Мин ул телне бик яратам. Дөрес, яшермим, чуваш телендә матур әдәбият сирәгрәк укыла, социаль челтәрләрдә дә рус телендә аралашабыз, мәгълүмат укыйбыз.

Юрий һәм Валентина Красновлар бик тырыш, булдыклы кыз үстергәннәр – Оксана рәсем ясарга, аш-су тирәсендә дә оста, әнисенә бакча эшләрендә нык булыша.

-Яраткан ризыгым - соуста тавык ите пастасы, - ди әңгәмәдәшем.

Имтиханнардан соң, Оксана Яр Чаллыга “визит” ясаган, анда укытучылыкка укучы бертуган апасында кунакта булган, Яр Чаллы Сабан туен карап, ошатып кайткан.

Алар Ивашкино мәктәбенең унберенче сыйныфында Валентина Емельянова белән икәү генә, әмма бик тату укыганнар. Икесе дә медальгә дәгъва кыла. Валя белән аерылу, читкә китү моңсулыгы, кыенлыгы бар инде. Мәктәп дирекциясенә, сыйныф җитәкчесе Ирина Апалаевага да бик рәхмәтле, хөрмәтле Оксана Краснова.

Якташыбыз киләчәк һөнәрен филология, журналистика белән бәйләмәкче. Документларын Казан федераль университетына тапшырырга тели. Бу калада туганнары да бар икән.

Быел районда бердәм дәүләт имтиханнарында 100 балл туплаган бердәнбер укучы Оксана Юрий кызы Краснова 18 яшен тутыра. Истәлекле бәйрәмгә – мәҗлескә аның әнисе тәмле, зур торт пешерәчәк. Табын артында, сүз дә юк, Оксананы укудагы уңышлары белән кабат котларлар.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев