Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

16+
Рус Тат
Безнең якташлар

Югары Кәминкәдән Асия әби Ризванова - “интернет йолдызы”

Югары Кәминкә авылында гомер итүче 93 яшьлек Асия әби Ризванова төрле бәйгеләрдә катнашып, җиңү яулый. Әле соңгысының бүләге кайтып җитмәгән.

Ул “Интернетка рәхмәт” Бөтенроссия бәйгесенә үзенең ничек итеп интернет киңлекләренә чыгуы, үзе әйтмешли, “интернет йолдызы” булуы турында инша язып җибәрә. Билгеле, аны болай дөньяга танытучы - социаль хезмәткәр Лилия Хөснуллина.

-Лилия ярдәмгә килгәч, яшәү мәгънәм үзгәрде, мине дөнья белән бәйләүче җепкә әйләнде. Ул бит социаль хезмәткәр генә түгел, авылыбызның блогеры да, мине видеога төшереп, социаль челтәрләрдә күрсәтә башлады, - диде Асия Ризатдин кызы. - Бу видеоларны караучылар аның телефоны аша миңа хатлар яза, котлаулар җибәрә. Лилия килгән җиргә мин яңа такмаклар өйрәнеп куям, аның дуслары аларны да яратып карый. Бәйгеләрдә катнашып, бүләкләр дә откач, аеруча күңелле.

Бөек Ватан сугышы башланганда 10 яшендә булган Асиягә мәктәптә уку насыйп булмый. Ул укый белми, бары үзенең исемен язарга гына өйрәнгән. Бәйгегә иншаны да ул социаль хезмәткәре ярдәме белән язган.

Асия әби үги әни белән үскән, үз әнисен бөтенләй белми. Әтисе бик динле кеше, авылда мулла була. Бала вакытта әтисе аңа бик күп догалар өйрәткән. Менә шул догаларны укып, Казанның “Гаилә” мәчете оештырган бәйгедә дә җиңү яулый якташыбыз. Фотобәйгеләрдә дә катнашалар алар.

Ветеран әби 40 ел фермада сыер сауган. Ул вакытта барлык эшләр дә кул көче белән башкарылган, суны да көянтә-чиләк белән инештән ташыганнар, 20 сыерны кул белән сауган. Асия әби тормышка чыкмаган, әти-әнисен тәрбияләп, хөрмәтләп соңгы юлга озаткан. Каршы йортта гына яшәгән апасының балаларын карашырга да булышкан. Аның бу изгелекләре берсе дә эзсез узмый. Соңгы елларда апасының кызы Әлфирә белән аның ире Инсаф әбине тәрбияләргә кайтканнар.

-Апаның яхшылыклары күп тиде, рәхмәт. Пенсиягә чыккач, апа янына кайттык, хәзер ул безнең ярдәмгә мохтаҗ, - диде Әлфирә Шәмсетдинова.

Асия әби социаль хезмәткәре Лилия килгәнен көтеп ала. Ул инде аңа ике ел хезмәт күрсәтә.

-Без аның белән социаль тернәкләндерү чаралары башкарабыз, төрле технологияләр буенча эшлибез, ноутбуктан, газетадан яңалыклар укыйбыз, фотолар карыйбыз, - ди Лилия Хәсәнҗан кызы. – Мин 6 кешегә өйдә социаль хезмәт күрсәтәм. Өлкәннәр белән эшләгәндә тыныч, сабыр булырга кирәк. Алар мине үз балалары кебек якын итүләре күңелгә рәхәтлек бирә.

Асия әби бик аралашучан, ачык кеше. Безнең белән дә яшь вакытларындагы байтак хатирәләре белән уртаклашты, такмаклар да әйтеп күрсәтте.

 

Марат Гомәров фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев