Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмешнең “Хыял” ансамбленә курай бүләк иткәннәр

Иске Үтәмеш авыл мәдәният йортының “Хыял” фольклор ансамбле Казаннан кыйммәтле курай уен коралы алып кайтты.

Үзешчән артистларыбыз республикабыз башкаласында узган  Бөтенроссия “Түгәрәк уен” бәйгесендә  катнашып, I нче Дәрәҗә лауреат исеменә лаек булдылар. Анда һәр катнашучыны бүләкләр белән сөендергәннәр, татар кураен да шунда биргәннәр.

 -13 кешелек коллективыбыз белән башкаланың Җиңү паркы янындагы “Чулпан”  күңел ачу үзәгендә тамашачыларга мишәр биюләрен күрсәттек, - диде Иске Үтәмеш мәдәният йорты директоры Резеда Галиева.

 “Хыял” һәм аның гармунчысы Фәрит Хәйруллин (Денис авылы) тагын бер чарада - “Уйнагыз, гармуннар!” халык иҗаты республика фестивалендә чыгыш ясап, лауреат дипломы белән дә бүләкләнделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев