Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Үтәмеш фермерлары бер сыердан көтү булдырганнар

Армиядән соң, әнисе белән әбиләренә кунакка кайткач ук, ул Иске Үтәмеш кызы Алсуны Үзбәкстанга алып китә. Анда да, монда да туй ясыйлар. Моннан 35 ел элек.

-Хатыным белән Ташкент янында, әти-әнидән аерым йортка күчеп, 18 ел яшәдек. Ике малаебыз туды, - ди хәзер инде Иске Үтәмешнең үз кешесенә әйләнгән Таһир Иззәтуллин. -Монда кайтуыбызга илдә башланган буталчыклар сәбәпче, безне беркем кумады, беркем кысрыкламады.

Иззәтуллиннар әүвәл Алсуның әбисендә яшәп торалар, аннары колхоз бер йорт бирә, шуны рәтләп, матурлап, үзләренә уңайлыклар тудыралар. Өйгә янкорма – кухня өлешен хуҗа кеше үзе күтәреп куя. Таһир электрчы, склад, ферма мөдире дә булып эшләгән. Бүген бу гаилә бөтен көчен кече фермага сала. Иске Үтәмештә 11 баш сыер, 2 бозау, 1 ат, егермегә якын сарык асрыйлар. Алар белән маллар абзарында сүз башладык. Сыерларының күбесен көтүгә куганнар. Алай да эш бетми бит, асларын чистартасы, савыт-сабасын юасы, кайткан җирләренә улакларны тутырасы бар. Көн дә шул, алҗыта торган хезмәт. Көзен бит аяк асты да нык пычрана.

-Үзең тырышсаң гына, беркем бернәрсә китереп бирми, - ди хуҗа кеше. -Җәй буе мотоблок белән чабып үлән әзерләдек, 8 тонна арпа, 50 рулон чамасы салам да сатып алдык. Бераз чөгендер дә үстердек.

Аларга әле малны бетерәсе түгел. Яңа мунча салырга исәпләре бар, бозаулар өчен аерымрак урын көйләргә, фураж склады төзергә хыялланалар. Барына да акча кирәк. Сөт сату ярый әле, августта гына да аннан – 49 мең, сентябрьдә 43 мең сум акча кергән. Башка айларда да сөт җыючы көн дә аларда туктала. Бүген 50 килограмм тапшыралар. Сыерларының күбесе ташлаткан, өчесе ноябрьдә, декабрьдә бозаулый да.

-Безнең сыерлар Лагеркадан алынган - бер сыердан үскән маллар,  - ди Таһир. -Көненә егермешәр килограмм сөт бирүчеләре берничә үк. Югары продуктлы сыерлар кирәк ул, әмма бездә нәсел яхшырту, селекция эше начар куелган. Кайберәүләр бер яшьлек, җитлекмәгән тана каплата. Минем әти “Ике яшь тә тулмаган тана орлыкландырып, булачак сыерны бозалар гына”, дия иде. Сыерларны үгез белән каплатуны кулай күрәбез.

 

-Сөттән барын да әзерлибез, - ди Алсу Иззәтуллина. -Каймак, катык, корт, май, хәтта сыр да үзебезнеке. Балаларга да өлеш чыгарабыз, алар үзләре дә гел булышып торалар.

-Үзбәкстанда яшәгәч, сездә пылау еш пешәдер инде, - дим.

-Әйе, пылау – яраткан ризыгыбыз, аны үзем дә әзерли беләм, - ди Таһир.

 

-Туган якларыңа тартмыймы? – дигән соравыма ул: -Бер барып, барын да күреп кайтасы килә, кендек каны тамган җир бит. Анда дүрт сеңел, дуслар, классташлар яши. –Тик маллы кешегә каядыр еракка чыгып китү ансат түгел. Кайвакыт шулкадәр арыйсың, башны мендәргә куюга йокыга кителә.

-Үтәмеш халкы нинди? – дим.

-Әрсез һәм усал, көнчел, - ди Таһир Иззәтуллин. –Кайвакыт моңа аптырап та куям.

Иззәтуллиннар малчылык буенча Үзбәкстанда ук тәҗрибә туплаганнар. Шәһәр янында торып, 10 баш сыер асраганнар. Җылы якта азык күп кирәкми икән, ике ай чамасы түзсәң, калган ун айда терлекләрне болында да йөртеп була.

Бездә кыш авыррак шул, ул малчыларга да мәшәкать өсти: кар чистартырга кирәк, тирес чыгару кыенлаша, улакта су калдыра алмыйсың.

Иззәтуллиннар төп мал абзарын республикадан 200 мең сум күләмендә бирелгән субсидия акчасына төзегәннәр. Сыерларын саварга саву аппаратлары да бар. Кирәк-ярак эшкә ат җигәләр, “Нива” автомобильләре дә каядыр чыгып китәргә гел әзер.

Бу гаилә бакчасында җиләк-җимеш тә уңып үсә, аларның яхшы сортларын үрчетәләр. Әйтик, маргелан сортлы кытай шалканнары, ул Үзбәкстан климатын ярата төшә, бездә дә өлгерә икән, зур булып үсә.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

1

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев