Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Сережкино патриоты Германия белән дә элемтәдә тора

Инде кырык елга якын читтә, Яр Чаллыда яшәсә дә, ул күңеле белән гел туган авылында, яллар, бәйрәмнәр җиттеме, тизрәк әти-әнисе нигезенә кайтырга ашыга.

КамАЗ заводында краннарны куркынычсыз эксплуатацияләүгә күзәтчелек итү буенча инженер Евгений Илюхин бүген дә Иске Сережкинода. Аның белән Сабан туе иртәсендә күрешеп сөйләштек. Сагынып  кайта ул монда, озын яллары да шунда үтә.

-Хәзер бакчада чүп утыйсы, иске абзарларны җыештырасы, сукмак саласы бар, - ди ул. -Тәртипкә китерәсе урыннар күп.

Әле генә күршесе Михаил Корниловларга кергән, кичә районда узган Сабан туенда кыр батыры буларак бүләкләнгән күршесен котлап чыгышы.

-Андый булдыклы кешеләр күп бездә, андыйлар элек тә авылга дан китерделәр, - ди Евгений Георгиевич. -Алар белән бик горурланам.

Якташларына хөрмәте, Иске Сережкино тормышын җентекләп өйрәнүе хакында яхшы беләбез. Эзләнүләре барышында кайларга гына мөрәҗәгать итми. Күптән түгел Германиядән хәтле 100 битлек белешмә җибәргәннәр. Илюхин андагы архивка хәбәрсез югалган авылдашлары хакында үтенеч хаты җибәргән булган. Кызганыч, белешмә инглиз телендә язылган, үзе генә укып чыгуы авыррак. Әсирлеккә эләккән искесережкинолылар язмышы белән кызыксына тарихчы. Алар егермеләп үк бардыр, унысы исән-имин кайткан, калганнары, шул чама кеше, лагерьларда вафат булган.

Бөек Ватан сугышына кечкенә генә бу авылдан 117 кеше киткән, 56сы кире кайтмаган. Алар хакында Евгений Илюхин инде байтак еллар материал җыя. Архивларга да язган, авылдашларыннан да  сорашкан, тапканнары хакында 2010 елда бастырылган “Иске Сережкино авылы тарихы” китабын укып, район газетасында урын алган мәкаләләреннән дә белергә мөмкин.

Ул чыгарган китаплар әллә ничә үк. Чуваш авыллары тарихы турында китабы гына да ни тора! “Аңа материаллар “Сувар” газетасы баш редакторы Константин Малышевның зур ярдәме белән тупланган.

-Татарстанда 297 чуваш авылы бар, аларның кайберләрендә инде 3-4 кенә кеше яши, - ди Евгений. –Һәркайсы турында мәгълүмат җыйдык, бу эшкә өч йөзләп кеше җәлеп ителде. Материалларны компьютерда җыю, тәртипкә салу өч елга сузылды. Аннары 600 биткә якын күләмле 30 данә китап эшләттем. Киләчәктә, иганәче табып, бераз төзәткәләп, өстәмәләр кертеп, халкыбызга кирәкле бу китапны зуррак тираж белән нәшер итәргә телибез.

Тарихи чыганакларда беренче тапкыр 1747 елда искә алынган Иске Сережкино (әүвәл - Сережкино) авылына Чүпрәле районыннан Серушке дигән кеше нигез салган, диләр. Соңрак аннан Яңа Сережкинога (Лениногорск районы) аерылып чыгучылар була, шулай итеп безнең райондагы Сережкино-Иске Сережкинога әйләнә.

Евгений Илюхин болар хакында сәгатьләр буе, көннәр буе сөйли ала, аңарда мәгълүмат бик күп.

Читтә яшәсә дә, Евгений Георгиевич кече Ватаны белән элемтәне өзми, авылдашлары мәшәкатьләре белән яши, ничек тә аларның сорауларын, гозерләрен үтәргә тырыша. Зиратта өмәләрне дә ул оештырыша, башлап йөри. Байтак мәрхүм һәм мәрхүмә җирләнгән бу изге урында кирәк-ярак өчен өй бастырганнар. Инде зиратны, бераз зурайту өчен, җир мәсьәләсен хәл итәләр.

Зират дигәннән, бер елны нефтьчеләр аның бер кырыена вышка китереп бастырмакчы булалар. Бу хакта ишеткәч, Евгений Илюхин кичекмәстән чаң кага башлады, район җитәкчеләренә, район газетасына хатлар юллады, башка органнарга да хәбәр салды. Шуннан соң нефтьчеләр элеккеге карарларын үзгәртергә мәҗбүр булдылар, вышка зираттан ерактарак куелды.

Чиста су белән бәйле хәл дә онытылмый. Һаман шул нефтьчеләр элеккеге сарык фермасы янында бораулау эшләре вакытында су чыганагында суның сыйфатын начарайтканнар, артезиан катламын бозганнар. Моңа ризасызлык белдергәч, бу урында эшне таләп ителгәнчә тәмамлап, нефтьчеләр Иске Сережкино чишмәсен төзекләндереп китәләр.

Соңгы елларда авылда, гомумән, су проблемасы барлыкка килде. Шөкер, авыл җирлеге Советы әлеге мәсьәләне уңай чишү юлын тапты, үзәктә яңа су башнясы бастырдылар, аннан чишмәгә кадәр торбалар да салдылар. Хәзер Иске Сережкинода чиста су проблемасы юк. Евгений Георгиевич Иске Үтәмеш белән Иске Сережкино арасындагы юлны яхшыртулары, ремонтлаулары өчен янә сөенә. Аның кирәклеге хакында моңа кадәр бер генә сүз кузгатмады ул.

-Кайвакыт  ниндидер ашыгыч чара күрү мөмкин булмаса да, Евгений безгә, район җитәкчеләренә дә халыкны борчый торган мәсьәләләр уңаеннан мөрәҗәгать итә, -  ди Иске Үтәмеш авыл җирлеге башлыгы Рәфис Мингулов.

56 яшьлек якташыбыз Яр Чаллыда бер бүлмәле фатирда яши, аны заводтан биргәннәр.

-Тик ялгыз гомер итәм. Ниндидер вакытлыча кыенлыклар килеп туса да, яшь чакта гаилә корырга кирәк икән. Башкаларга киңәшем шул. Мин гомер буе авыл дип яшәдем, әти-әниләрне кайгырттым. Әти - Егор-Георгий авыргач та, аның янына еш кайттым. Ул 14 ел элек вафат булды, - ди Евгений Илюхин. -Тимерче иде мәрхүм, колхозда эшләде, оста кеше иде. Үткен пычакларын һаман кулланабыз, аның төсе дип, хет бүген җигеп йөрерлек ат чанасын, Мәскәүдән үк алынган “Урал” мотоциклын да сатмыйбыз. Ә мәрхүм әниебез Надежда Ивановна сарыклар көтүе көтте. Безнең бригадада элек сарыклар 10 мең башка ук җиткән.

-Чуваш телен, гореф-гадәтләрне югалтмас өчен нәрсәләр комачаулый? - дим әңгәмәдәшемә.

-Авылны сакларга кирәк, - диде ул. -Милләтебезнең бөтен асыл сыйфатлары шунда бит. Кызганыч, бүген Иске Сережкинода да эшсезлек проблемасы - иң җитдие. Колхоз бетте, бригадада сарыклар, атлар калмады, халык каядыр читтә эш эзләргә мәҗбүр. Яшьләр исә шәһәргә китү ягын карый. Дөрес, җәен авыл гөр килеп тора, дистәгә якын гаилә монда кайтып яши. Кыш җиткәч исә алар да ишекләрен бикләп китәләр.

Евгений Илюхинның ике ир туганы да дәрәҗәле, укымышлы кешеләр: Александр табиб, Константин элек милициядә эшләсә, хәзер юл хәрәкәте куркынычсызлыгы белән бәйле хезмәттә, подполковник. Авылга кайткалап йөриләр икән.

-Исән булсам, пенсиягә чыккач бөтенләй авылга кайтып яшәргә хыялланам, - ди Евгений Георгиевич. -Миңа монда рәхәт, мин монда кирәк.

Инде саубуллашканда, ул бер үтенечен дә белдерде.

-Россиянең борынгы актлар дәүләт архивында Чирмешән крепостен төзүгә, Пугачев фетнәсенә кагылышлы байтак бик бай, кызыклы документлар саклана. Аларны өйрәнергә вакыт. Минем генә көчем җитми, хәзер архив материалларын да сатып аласы. Ә район өчен 15-20 мең акча зур сумма түгел. Сүз бит тарих, безнең якларның үткәне турында бара, ә ул бәһасез, - диде Иске Сережкино, район патриоты.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев