Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Котышта яшәүче ирле-хатынлы Фадеевлар – икесе дә орденлылар

Магнитофон, кер юу машинасы, суыткыч, җылы юрган... Иске Котышта 32 ел фермада дуңгызлар караган Раиса Фадеева яхшы хезмәте өчен алынган бүләкләренең исәбен дә белми, чөнки алар бик күп булган.

Дистә еллар элек бирелгән зур люстра әле дә өйләренең олы бүлмәсен яктыртып, элеккеге вакытларны искә төшереп тора.

- Эшебез авыр иде, - ди Раиса Степановна. - Дуңгызлар да карыйбыз, 1,5 -2 гектар чөгендер дә үстерәбез. Өлгер генә. Ул чакта зарлана да белмәдек. Аның каравы бәйрәм саен бүләк биреп күңелне күрделәр, яхшы хезмәт хакы түләделәр. Ике тапкыр Казанга, терлекчеләр слетына җибәрделәр. Берсендә, хәтерем ялгышмаса, ике атна кунак булып кайттык. Барын да күрсәттеләр.

Дуңгызларны да кадерлиләр, кайвакыт хәзергеләр элеккегене начарга чыгарырга теләгәндә, ул чактагы эшкә мөнәсәбәтне бәялисең – дуңгызларга ясалма сөт, балык мае, дару препаратлары дисеңме, аларны алуга акчаны кызганмыйлар колхозда.

- Мин дә дуңгызчылыкта эшләп алдым, - дип сүзгә кушылды аның ире Михаил Фадеев.  - Фермада мөдир идем. Дуңгызларның баш саны 2,5 меңгә үк җитте. Безнең Чапаев исемендәге колхозны дуңгызчылыктагы уңышлары өчен еш мактадылар.

Михаил Борисович комплекслы бригада бригадиры да була. 25 еллап комбайнда эшли ул, С-4, СК-4, “Сибиряк“ комбайннарын йөртә. Техниканы сак эшләтәләр, сезон беткәч Лашмандагы мастерскойда, шунда тулай торакта торып, үзләре үк ремонтлыйлар.

- Икебез дә тырышып эшләдек, иренмәдек, - ди Раиса Степановна. - Рәхмәт, кайнанам сабыр, уңган булды, балаларны үстереште. - Минем әти сугыштан кайтмый. 14 яшьтән үзебездәге колхозда тавыклар фермасына эшкә урнаштым. Күп иде йорт кошлары, көнгә 10ар чиләк йомырка җыйдык.

Иске Котышта яшәүче Фадеевлар гомер буе сыер, дуңгызлар, сарыклар да асраганнар, хәзер дә тавыклары һәм казларының саны йөз башка чүт кенә тулмыйдыр.

82 яшьлек Михаил Борисович атлар да тоткан, бүген мотоблок белән үзе җир эшкәртә, өя, кирәк йөген шуның белән ташый.

Мал дигәннән, бу хуҗалык мал азыгына, фуражга бер дә аптырамаган, бүген дә савытлары буш түгел.

Ике уллары да, әтиләре кебек, комбайнчылар икән. Әнә Михаил Фадеев районда билгеле механизатор, “ЧИРМЕШӘНАГРО” җәмгыятендә быел да бик өлгер эшләгән, Николай күрше Аксубай районында уракта катнашкан. Хезмәтләре өчен машина-машина бөртек, хакын да алганнар.

Сүз уңаеннан, Фадеевлар 5 бала үстергәннәр. Аларның пөхтәлеген, тырышлыгын зур бүлмәсе 60 ел элек төзелгән өйләреннән дә чамалыйсың. Бөтен җирдә чисталык, бөтен бүлмәдә гөлләр үсә.

-Кухнядагы кирпеч пичне дә сүтмәдек, аны ягып, камыр ризыклары пешерәбез, - ди хуҗабикә. - Гомумән, үзебез теләгәнчә, үзебез дигәнчә яшибез. Аяклар авыртса да, йөреп торабыз, без бәхетле кешеләр, әле икәү. Гаилә корганыбызга 60 ел булды. Балаларга да рәхмәт, гел булышып торалар.

Алар элеккеге җитәкчеләрне дә мактап кына искә төшерделәр, яхшы, гадел, хөрмәтле булдылар, диделәр.

Язманың “тәмле” фактын ахыргарак калдырдым-Михаил Борисович һәм Раиса Степановна – икесе дә III дәрәҗә Хезмәт Даны ордены белән бүләкләнгәннәр. Берсе 1976 елда, икенчесе – 1986да. Ә орденны болай гына бирмиләр. Алар – икесе дә – хезмәт ветераннары. Бар бит шундый парлар.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев