Иске Кадиның фельдшерына 90 яшь тулган
Иске Кади авылыннан Розалимә Дәүләтшина 90 яшьлек юбилее уңаеннан Россия Президенты һәм район башлыгы исемнәреннән котлаулар кабул итте.
Розалимә Сәлах кызы фельдшер һөнәре үзләштерә һәм 42 ел туган авылында хезмәт күрсәтә. Тормыш иптәше Сабирҗан Сәлимҗан улы белән өч бала үстерәләр. Розалимә әбинең кызлары да әниләре һөнәрен сайлаган.
Юбиляр бүген кызы Разия һәм кияве Наил тәрбиясендә яши. Ул 6 оныгының һәм шул кадәр үк оныкчыгының яраткан әбиләре.
Фото автора
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев