СВО башлангач, Роза Закированың тормышы ничек үзгәрде?
Иске Кадида яшәүче Роза Закированың тормышы махсус хәрби операция башлангач, бөтенләй башка юнәлеш ала. Ире мобилизацияләнгәч, туган авылына кайта һәм үзмәшгуль булып теркәлеп, эш башлый. Аның пицца, ролл, шаурмаларын авылдашлары гына түгел, күрше авыл халкы да яратып өлгергән.
Көн күрергә кирәк
-Ирем белән Чирмешәндә яши идек, ул Ватан сагына баскач, әти-әни янына кайттым. Әти авырып тора иде, аны тәрбияләп соңгы юлга озаттым, хәзер әни белән яшибез, - ди Роза Габделбарый кызы. – Авылда эш юк, көн күрергә, акча табарга кирәк: иткә бозау симертә башладым, бройлер чебиләре дә үстердем, әле быел каз бәпкәләре алдым.
Яңа шөгыль
Искекадилылар гомер-гомергә күпләп каз үстерүчеләр буларак билгеле. Шулай итеп быел авылда бу төр су кошларын үстерүчеләр арткан. Розаның да 50 баш бәпкәсе (инде каз дияргә дә була, бер тәүлеклек сары йомгакларны апрельдә алган булган) су буенда йөри.
-Җәен кош-корт үстерәм, кышын да эшләрлек шөгыль табарга дигән уй килде башка һәм ризыклар әзерләргә булдым. Казанга барып ролл әзерләү буенча махсус курсларда укып сертификат алдым, - ди хуҗабикә. – Куркып кына тотынган эшем җайланып китте, заказлар килә башлады. Интернеттан укып белемемне даими арттырып торам.
СВО зонасына алты сәфәр
Кечкенә генә гәүдәле бу хатын-кызның йөрәге бик зур. Ул үзенең “Гранта” автомобиле белән алты тапкыр Украинага барып кайткан. Роза ирен отпускага алып кайта һәм илтеп куя.
-Үз җаена кайтса, юлга вакыт әрәм була, ике атналык отпуска тагын да кыскара, автомобиль белән юлга бер тәүлек ярым - ике тәүлек вакыт китә, - ди 13 ел стажлы йөртүче. – Аллаһыга шөкер, юлда бәла-казага юлыкканым юк, бер сәфәремдә автомобиль двигателенең ремене өзелде, бу вакытта ирем янымда иде, ул аны бик тиз җайлап куйды.
“Татарин” позывнойлы якташыбыз әле күптән түгел генә ялда булып киткән. Ул - танкист. Өч ел хезмәт чорында контузия дә алган. Аның медальләре дә байтак, “Батырлык өчен” медале дә бар.
Сугышчыларга - тылдан күчтәнәч
Роза ире янына юлга буш кул белән кузгалмый. Сугышчыларга үзе әзерләгән компот, салат, тозлы кыяр банкалары алып бара. Өйдә пешерелгән ризыкларны бик яратып ашыйлар егетләр. Роза киләсе сәфәрендә тушенка ясап барырга планлап тора.
Фото: Марат Гомәров
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Комментарии
0
0
Иске Кади Розасы шул ул. Әнисе Кәүсәрия апа кебек ягымлы да, уңган да.Әле кайчан гына балалар бакчасына йөргән иде.Гомер уза шул....
0
0