Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кадида 74 яшьлек ветеран карбыз үстерергә остарган

Римма Баянова быел да туган-тумачасын, күршеләрен татлы карбыз һәм кавын белән сыйлаган. Аларны 74 яшьлек ветеран үз бакчасында үстерә.

-Ел килде карбызга, кайберләре 9 килограммга кадәр җитте, - ди Иске Кадида яшәүче бакчачы ветеран. -Уңышның күп өлешен тараттым инде.

Римма Әкрәм кызы әйтүенчә, ул карбызны ашламалар, химикатлар кушмыйча, кара туфраклы җирдә үстерә, су да сипми. Коры орлыкларны 20-30 сантиметр ара калдырып чәчкән. Барысы йөз төптән әллә ничаклы карбыз өлгергән. Тәмле, кибетнекеннән дә татлы.

-Карбыз үстерү зур көч сорамый, социаль хезмәткәр белән берничә тапкыр чүбен генә утадык. Балалар да бакча эшләрендә булышып торалар, - диде Римма Баянова. –Кишер, кыяр, кавын да бик уңды быел. Җәй коры килде, әмма бездә берничә тапкыр яңгыр яуды.

Римма апа 81 яшьлек Рәшит абый Гыйрфановны да тәрбия кыла, авыру ул, бергә яшиләр. Әле тагын шахмат уйнарга да вакыты кала Римма Әкрәм кызының, районда хатын-кызлар арасында узган дистәләгән ярыш, турнир җиңүчесе – чемпион буларак та билгеле ул. Инде оста бакчачы икәнен дә белдек Иске Кади ветеранының.

фото: автор

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев