Безнең Чирмешән

Чирмешән районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Безнең якташлар

Иске Кади остасында тагын бер бизәкле сандык бар

Ул атлар ярата. Бер елны, бер колхозга 12 зур чана ясап биреп, шуларга үз хуҗалыгына ат алган.

-Ат – уңайлы транспорт чарасы, элегрәк аннан башка мал асрау аеруча кыен иде, - ди Иске Кадида яшәүче 90 яшьлек ветеран Ибраһим Зарипов. -Әле атсыз торуыма да бер ел чамасы гына. Картаелды.

Ибраһим абый, гомумән, гомере буе ат җигеп эшли: колхозда малларга азык кертә, фураж тарттыра.

-Гел авыр, көч кирәк эштә булдык, - ди ветеран. -Фермадан кайткач, үзеңдә дә маллар карыйсы бит. Әле азык кайтарасы. Хәзерге кебек колхоздан печән бирмиләр.

Ветеран соңрак Мәскәүдән, хатынының кардәшләре аша, бишекле мотоцикл кайтарта, аның да игелеген күрәләр.

Ибраһим Зариф улы малай вакытыннан ук кулына балта, пычкы ала. Әтисе белән, Күтәмәгә, Чирмешәнгә, хәтта Нурлатка базарга еш йөриләр, үзләре ясаган бирнә сандыкларны махсус кечкенә арба-чанага, буявы, бизәкләре кырылмасын өчен, ипләп кенә салалар, шуларны җәяү атлап, тартып баралар. Ансат түгел. Ярый әле товарлары кире кайтмый, тиз урнаша. Ә, юк, бер сандыгы әле дә өй түрендә тора, бик сорасалар, сатып җибәрә алалар. Аларда Ибраһим абый ясаган, бизәкле, зур тагын ике сандык – гаилә мактанычы.

-Без биш бала үстек, бөтенебездә әти ясаган сандыклар бар, - ди кызы Мәдинә. -15 ел элек вафат булган әниебез Хәдичә төсе дә алар.

Мәдинә ханым Нурлатта яши икән, бу көннәрдә әтисе янында: юа, җыештыра, ашарга әзерли. Тыштан кечерәк күренсә дә, өйләренең эче шактый зур, якты, чиста.

-Бу йортны күптән салдык. Бурасын Якты Таудан алдым. Сигез тәрәзә куйдык, барысының да яңалыкларны үзем юындым, аннары аларны өмә ясап урнаштырдык, өйне дә авылдашлар ярдәме белән өлгерттек, - ди Ибраһим бабай.

Сандык, чана дигәннән, Иске Кади осталары бу эшләнмәләрне ясаганда иң күп кулланыла торган материал – юкә агачы. Ул, гадәттә, 25 сантиметр диаметрлы була, шуны кул пычкысы белән буйга яралар, кирәк урыннарга юка такталар чыгаралар. Ул бит соңрак кына циркульдан файдалана башлаганнар.

Чи агач белән эшли алмыйсың, киптермәсәң, ул ярыла, җилем-келәйне тотмый. Агачны киптерү өчен мунча ягалар. Бер партия материал киптерү өчен генә дә дүрт-биш тапкыр мунча ягарга туры килгән.

Бүген инде останың үткен, җайлы интструментлары киштәдә тора. Үзе зур эшкә алынмаса да, балалары пычкы һәм балталарны тик тотмыйлар. Өйләренең түбәсен яңабаштан япканнар, заманча мунча да өлгерткәннәр. Ялгыз яшәүче әтиләренә ямансуларга ирек бирмиләр: берсе китә, икенчесе кайта. Туган нигез сирәк ябыла, Ибраһим абыйны кышын балалары үз яннарына да алып киткәлиләр.

-Исәнлек чамалы шул, соңгы арада күзләр начар күрә, - ди Иске Кадида иң өлкән кешеләрнең берсе Ибраһим Зариф улы. -Шуңа күрә бер ай чамасы мәчеткә дә барып булмый.

фото: автор 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

"Безнең Чирмешән"нең Яндекс Дзен һәм Телеграм каналында иң мөһим, кызыклы вакыйгаларны күзәтегез.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев